ТАРТЫЛУ ф. 1) төш. юн. к. тарту II. Аннары... аннары малайларның игътибары буа уртасында калган утрауга тартылырга тиеш иде... А.Тимергалин. Басуда игеннәр җыелып беткәч, яңа ашлыктан тартылган оннан умач пешергәннәр борынгылар. Г.Гыйльманов 2) Тартырга туры килү. Тартасы тартылган, эчәсе эчелгән, күрәсең. И.Диндаров 3) Кискен хәрәкәткә килү. Әмма кыз кинәт тартылды, һәм аның җиңе Баламир углан кулында калды. М.Хәбибуллин // Кинәт алга кузгалып яки кинәт борылып кискен хәрәкәт ясау (җигүле ат һ.б. тур.). Ат тагын тынычсызлана, тартыла, чыгымлый башлады. Р.Батулла 4) Киерелү. Соңгы чиккә кадәр тартылган, өзелергә торган скрипкә кыллары елый. А.Шамов 5) Гәүдә, аяк-кулны сузу, язу; киерелү. Иртә белән йокыдан уянуга, салмак кына сузылырга, тартылырга кирәк. Аннан бераз йөгереп алу бик файдалы. Авыл утлары 6) Ычкынырга тырышу, ычкынам дип талпыну. Ул корбанлык тәкә сыман акыра, җан ачысы белән тыпырчына, тибенә, тартыла, ләкин ычкына алмый иде. М.Галәү. Ул ычкынмакчы булып тартыла, әмма аркан өзелми, өчтән үрелгән юкә муенчак та салынмый, күп тырыша торгач, казык суырылып чыга. М.Хуҗин 7) Торган урыннан тиз генә читкә китү, тайпылу, тайпылып кую. Шүрәледән куркып, ул тартыла, Уйлый, ахры, аннан качарга. С.Хәким. Боларны искә алу Розаның күңелен тынычландырды, ул инде читкәрәк тартылды. Ф.Яхин 8) Билгеле бер тарафка авышу, шул яккарак юнәлешне үзгәртү. Ут белән каплау группасы, маңгайдан барып, сазлык як флангкарак тартылырга һәм шунда оборонага урнашырга тиеш. Ф.Кәрим. Менә мин кайда икәнмен. Димәк, төньяккарак тартылганмын. И.Хуҗин 9) Сузылып озынаю, озынча форма алу. Ат, тартылып, далага очты 10) Сузылу, вакытны алу. Бу эшләр күпмегә тартылгандыр – анысын әйтүе кыен. А.Тимергалин. Сугыш бик хәтәр булды, озакка тартылды. Р.Батулла 11) Билгеле бер характер, юнәлеш алу. Ләкин кымыз эчеп кәеф күтәрелгәнгә, сүз болардан уен-көлкегә тартылса, һәммәсе дә шат булачаклар иде. Г.Ибраһимов 12) Ябыгып китү, какчалану. Сукыр Гыйсмәт карт тагын да тартылган, ябыккан иде. Ф.Яхин 13) Буйга үсеп китү. Сугышка кадәр әле кечкенә булган, ә күренми торган берничә елда буйга ярыйсы ук тартылган үсмер отпуск ялының берничә көнендә миңа нык ияләнгән иде, шуңа да аерылышу аның өчен аеруча кыен, менә-менә кычкырып елап җибәрер төсле. Ф.Хуҗин. Гыйльметдин егет булгач та буйга әллә ни тартылмады, курач көе калды ---. М.Кәрим 14) Пәрдә, чаршау һ.б.ш. нәрсәләр белән каплану, өртелү; яры, томан һ.б. пәйда булу. Хәзер инде җир өстенә караңгылык пәрдәсе тартылды. С.Поварисов 15) Билгеле бер юнәлешкә омтылу, сузылу, үрелү. Чәчәкләр язларга, кояшка тартыла? Г.Гыйльметдинова. Каен ботаклары җиргә таба тартылган 16) к. тартыну 17) күч. Эчке бер тойгы белән омтылу, якын күрү. Фәләхләр мәктәбендә аңардан да сылурак, матурраклар бар иде барын, ләкин аның күңеле нигәдер гел әнә шул тыйнак һәм тырыш Розага тартылды, аны якын итте. В.Нуруллин. Мин беркайчан да байлыкка, тәхеткә тартылган кешеләрне аңламадым. А.Нәҗми 18) күч. Киеренкеләнү. Күңел кылы соңгы чиккә җитеп, Соңгы көрчегенә тартылган. Г.Гыйльманов 19) күч. Каплану, каплап китү. [Гыймадиның] элекке көр, ачык чырайлы йөзенә ваем күләгәсе тартылды. К.Нәҗми Тартыла бару Торган саен тагын да тартылу. Гадел Сезгә көннән-көн ныграк тартыла бара. Г.Гыйльманов. Без дә акрынлап тартыла бардык. Ф.Яхин Тартыла башлау Тартылырга тотыну. Караборын Әйдүкнең арбага утырып китәсен күргәч, аңарга табан тартыла башлады. Һ.Такташ. Илнур бу юлы күлмәкне эләктереп алды һәм боз өстенә менмәкче булып тартыла башлады. Ф.Садриев Тартыла бирү Бераз тартылу. Байчобар түзмәде, тартыла биреп, Алтын Күл буеннан киң далага җегетне алып очты. Г.Ибраһимов Тартыла тору Әлегә тартылу; әледән-әле тартылу; шактый вакыт тартылу. Моның әҗәле җитмәгәнгә каршы, ау иске икән: күп тартыла торгач, ауны өзде дә котылды. Г.Тукай Тартыла төшү Бераз тартылу. Гайникамал апасы, бик изге эшкә керешкәндәй, китапны ачты да лампа яктысына тартыла төшеп укый башлады. М.Хәсәнов. Приск --- атын куалабрак алып китте, җайдак ат, аз гына тартыла төшеп, бер җайдан юрта башлады. М.Хәбибуллин Тартылып алу Беразга тартылу Тартылып бетү Тәмам, тулысынча тартылу; бик нык тартылу. Нервыларым тартылып бетте, өзелә хәзер синең аркада! Н.Кәримова Тартылып китү Кинәт тартылу. Шул чакта ялгыш тартылып киткән курок капсульгә бәрде. Г.Гобәй. Яки менә бая, үгез тартылып киткәндә, берәребезнең чана табаны астында кысылып калуы мөмкин түгел идемени? В.Нуруллин Тартылып кую Кинәт тартылу. Мөхәммәдьяр картның йөрәк тамырлары, өзелердәй булып, тагын бер мәртәбә тартылып куйды. Г.Гыйльманов Тартылып тору Әле, хәзер тартылу; даими яки әледән-әле тартылу. Уң якта бер авыру яткан; өйне урталый бүлгән чаршау аз гына тартылып тора; сул якта иске генә ак күлмәкле, башында яулыклы бер хатын иске ямап утыра. Г.Исхакый. Әйтерсең гомер буе, ниндидер элмәккә эләгеп, пружина кебек тартылып торганмын да, менә хәзер авылга кайткач, бар җепләр өзелгән, юкка чыккан. А.Әхмәтгалиева |