ТАРТЫК с. лингв. 1. Сөйләү аппаратында һава агымының тоткарлык аша үтү нәтиҗәсе буларак ясалган (аваз тур.). Кайсыбер тартык авазларның әйтелешендә дә аермалыклар бар. Г.Исхакый

2. и. мәгъ. Шул рәвешле ясалган аваз. Андый очраклардан исемнәр ясауда кулланылган яңгырау тартыкларның саңгыраулаштырылуын башкача аңлатып булмый. М.Әхмәтҗанов. Кече тел тартыгына тәмамланган сүзләрне язуда, аларга кушымча ялгауда да төрлелек еш күзәтелә. Р.Абдуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә