ТАРТУ II ф. 1) Нәрсәне дә булса көч белән үзеңә таба якынайту; киресе: этәрү. Кулы белән Мәүлетдиннең күлмәк якасыннан эләктерде дә үзенә таба тартты ---. З.Зәйнуллин 2) Берәр нәрсәне якын арага сөйрәп хәрәкәт иттерү. – Менә бу урындыкка утыр. – Ул миңа да бер камыш кресло тартып куйды. И.Салахов. Саура көзге каршына урындык тартып утырды. М.Хуҗин 3) Билгеле бер якка күчереп кую. Юрганны аякка тартсаң, баш ачык кала. Башка тартсаң, аяклар – шыр. Ф.Хөсни. – Вакыйф! – дидем мин яңадан һәм дустымның өстеннән юрганын тартып төшердем. А.Гыйләҗев 4) Нәрсәне дә булса сөйрәү, сөйрәп алып бару; нинди дә булса транспорт чараларын сөйрәп йөртү; зур көч белән хәрәкәткә китерү. Урман юлында нәни арба тартып, чыбык-чабык алып кайтучы берәр карчыкны күрсә, бара торган юлыннан бүленеп, тегенең йөген тартышучы да ул. Ф.Хөсни. Гаубица-пушканы чылбырлы тракторлар тартып йөри. Казан утлары 5) Нинди дә булса якка өстерәү. Аннары шул теге абый безнең диванның арка сөяп утыра торган өлешен астан эләктерде дә өскә таба тартты. А.Алиш. Су хәтта подъезд ишегеннән баскычка таба да үрмәли. Сазлык өйне дә аска таба тарта. Ватаным Татарстан 6) Күтәреп менгерү, сөйрәп алу, сөйрәп чыгару. Күнегүләр тәмамлангач, кар белән уынасы яки коедан су тартып коенасы гына кала. Н.Әхмәдиев 7) Берәр авыр әйберне, йөкне һ.б. сөйри алу, шуңа көч җитү. Шәйхинең гадәт-холкын, мөмкинлекләрен электән белгәнгә, бу кадәр зур йөкне тартып бара алыр микән, сөрлегеп китмәс микән, дип шикләнеп куйган идем мин. В.Нуруллин 8) Йолку. Кишерне тартып чыгару 9) Кискен өзек-өзек хәрәкәтләр белән селкетү. Биш яшьлек энесе, җиде яшьлек агасы кайвакытта аны чәченнән тартып елаталар, кайвакытта, сугып китеп, аңар золым итәләр иде. Ф.Әмирхан. Итәктән тарта Вәлия: «Үзем әйтеп бирәм», – ди ---. Ш.Галиев 10) Сузу, озынайту. Сагыз тарту 11) Берәр нәрсәнең тоткасыннан, бавыннан һ.б. җиреннән тотып яки эләктереп, гадәттә үзенә таба кискен хәрәкәт ясау. Ихсан, дилбегәне тартып, атны юыртуыннан тыйды. М.Хуҗин. Көймәче тагын мотор бавын тартты. З.Хөснияр 12) Берәр корал белән сызып җибәрү, ышкып алу. [Пычакның] Йөзе начар иде, үтмәс кебек иде. Казанга кайрарга уйлады, анда бушлык иде. Барыбер чарлар дип, чүлмәкнең читенә берничә тартты. Г.Ибраһимов 13) Аркылы пычкы белән нәрсәне дә булса кискәндә, чиратлашып, коралны үз ягыңа китерү. Пычкы тартырга хәл калмагач, киселгән утынны өй базына тутырабыз. Р.Газиз 14) Берәр киемне кигәндә яки салганда, кирәк кадәрле көч кую. Ул чишенде, Сәрби тутасы пәлтәсе белән бүреген ишек янына элеп куйды, аннары киез итекләрен тартырга булышты. Р.Вәлиев. Кулына перчатка тартып кия: җитди операциягә әзерләнә. М.Маликова 15) Тән әгъзаларын тиз генә җиңелчә кискен хәрәкәт белән читкә алу, бору, күтәрү. Карлыгач: – Харап булырбыз, өстебезгә килерләр, – дип, көченнән язган гәүдәсен гүя җәберләп читкә таба тартты да өстендәге күлмәген рәтләде, йөзен, башын каплаган чәчләрен тиз генә тарап, кулбашларына төшерде. Г.Ибраһимов 16) Тән әгъзаларын җыеру, бөрештерү. Николай, җавап бирмичә, иңбашларын гына тартты. Ш.Камал 17) Билгеле бер якка борылу, борылып керү; җигелгән яки менелгән хайванны берәр якка бору. Күк аргамак --- һаман Найман ягына каерды. Азымбай каты итеп өзәңгене кысты, ачулана биреп, яңадан сул якны тартты. Г.Ибраһимов. Шуларның, уңгарак каер, сулга тарт, дип кычкырышулары адәм күрмәгән табигать өчен ят ишетелә иде. З.Мурсиев 18) Берәр якка борылырга тырышу, каеру, омтылу. Иш ишенә тартыр, ишәк абзарына тартыр. Мәкаль 19) физ. Җисемгә орынмыйча аңа тәэсир итү, үзенә таба хәрәкәт иттерү (магнит һ.б. тур). Көчле магнит тарткан тимер кебек, Солдат туган җиргә беркә. З.Насыйбуллин 20) Бау, җеп кебек нәрсәләрне киерү, туп-туры торырлык итеп сузып, баш-башларыннан беркетү, тарттырып кую. Эшче батальоннар шәһәр тирәсенә окоплар казыйлар, баганаларга чәнечкеле тимерчыбыклар тарталар. И.Гази 21) Каеш, бау кебек нәрсәләрне кысып торырлык итеп бәйләү. Сылап, сыйпап, ялыннан, тамак астыннан иркәләп, аның башына озын, калын тезгенле каеш нуктаны кидерделәр, ике катлаулы сагалдырыкны каты тартып бәйләделәр. Г.Ибраһимов. Киң күкрәге белән, тартып бәйләнгән каеш аркалыкка ята биреп алга таба иелә төшә дә, ике тәртәне зур куллары белән ныклап кысып тотып алып, арбаны алга өстери башлый. З.Зәйнуллин 22) Билгә буу. Син, Шинелең киеп, каеш тартып, Сафка бастың мине сакларга. Ә.Ерикәй 23) Тигез итеп тасма, ука кебек нәрсәләрне беркетеп тегү. Читенә кама тарткан камзул шактый салмак була. И.Рәмиев 24) Һәртөрле яссы яки тасма сыман әйберләрне махсус кысага яки берәр форма, калып өстенә киерү. Калын шин тартып, болтлар белән ныгытылган һәм яшелгә буяган тимер ишек. А.Тимергалин. Әҗерен көтә һаман күңелемнең Ап-ак киндер тарткан киергесе. Кара буяу сылап үтә җанга, Әле берсе очрап, әле берсе... Л.Шагыйрьҗан 25) Бер чыбыкка, җепкә тезелгән нәрсәләрне күчерү, күчереп кую; уңга-сулга йөртү. Тора башлаган беренче көннәрендә аларның бөтен эше – ашау-эчү, йоклау, йокыдан торып янә ашау, намаз уку һәм тәсбих тарту гына иде. М.Галәү. Күтәреп эшлисе эш түгел, чут төймәсе тартып, идарәдә генә утырасы. В.Нуруллин 26) Каплау яки ачу максаты белән аска, уңга яки сулга өстерәү. Чаршау эче бераз тынып торды, аннары киндер күлмәк өстеннән шундый ук киндер алъяпкыч буган оек-чабаталы хатын ситсы яулыгының читләрен битенә тартып һәм башын иеп кенә чыкты да самавыр артынарак килеп утырды. Ә.Еники. Сөем тутай кояш нурларын каплап торучы чаршауны тартты, бүлмәгә шат яктылык ургылып керде. Р.Батулла 27) Күпер, басма кебек озынча һәм туры корылмаларны төзү, ясау. Тегермән янындагы ике текә яр арасына асылмалы күпер тартылган. Г.Гыйльманов 28) Билгеле бер ноктадан икенче ноктага кадәр үткәрү, салу, төзү, сузу (элемтә, коммуникацияләр һ.б.ш. тур.). Аның каравы Күктәкәгә газ тарттык. Ә.Исхаков 29) Суырып эчкә кертү; эчү. Хәзрәт, төкереген авызының эченәрәк тартып: – Сөбханалла, күз тимәсен, – ди. Ф.Әмирхан 30) Тәмәке, махорка кебек никотинлы матдәләрнең төтенен махсус җайланмалар ярдәме белән бер-бер артлы эчкә, үпкәгә суыру. Барысына түзәргә була, тик тартасы килүгә чыдар әмәл юк. Ф.Хуҗин. – Төреп тартыйк! – ди Сәлам абзый, минем тәмәке тартмаучы икәнемне белсә дә, гадәт өчен. Ф.Яхин 31) Курай, сорнай, флейта кебек тынлы музыка коралларында уйнау. Әхмәдулла, тәрәзә янына утырып, курай тарта. А.Гыйләҗев. – Тарт сорнаең, Сабирҗан! – дип сөрән салды Тархан. Р.Батулла 32) Кубызда, скрипка һ.б. кыллы музыка коралларында уйнау. Думбралар чиертеп, кубызлар тартып, курайлар уйнап, шатлык белән кайтып керделәр. Әкият. Карт, уйнавыннан туктап: – Син скрипка тарта беләсеңме? – дип сорый. Әкият 33) Гармун һ.б. күрекле музыка коралларында уйнау. Авылда кемдер өздереп-өздереп тальян тартты, ераклашып барган тальян тавышы белән ул тавыш бергә кушылып, тыныч замандагы Сабантуйны хәтерләтте. М.Мәһдиев. Минем ишеләрне кочак җәеп каршы алачаклар: барып, аккордеонны гына тартып күрсәтәсе... М.Маликова 34) Ашлыкны махсус җайланмада, гадәттә ике махсус таш арасында ваклап, ярма яки он итеп чыгару. Ул тегермәннәрдә игенне тартып он иткәннәр, кабыгын суыртып, ярма ясаганнар. З.Зәйнуллин. Тегермән аңа бер күәс чиләге он тартып биргән. Г.Гыйльманов 35) Нәрсәне дә булса махсус механизмнар ярдәмендә ваклап, он, порошок хәленә китерү. 1911 – 1913 елларда Водянск шәһәрлеге җирләреннән якындагы сөяк тарту заводы өчен сөякләр казып чыгарыла. А.Тимергалин 36) Азык продуктларын махсус җайланма аша үткәреп ваклау. Малайлар тормыйлар да тормыйлар, итемне дә тартып бирмиләр. Ф.Яхин 37) сир. Гадәттә кул сепаратында сөт аерту. [Сөтне] Фәтхиләргә барып тарттым. М.Фәйзи 38) Дым, пар, төтенле яки салкынча һава үтеп кереп таралу. Кояш инде баеган. Бөтен Ык буен су салкыны тарткан. Г.Галиев. Төнге салкыннан әйберләр дым тарткан. Р.Хәбибуллина 39) Бизәнү өчен, махсус буягыч белән кашка, күз тирәсенә сызу. Урам як ишегенең баскычыннан төшкәндә, присяжныйлардан берсе – күзенә сөрмә тарткан татар агае – кинәт тукталып калды да баскыч төбендә сөйләшеп торучы бер төркем кешенең сүзләренә колак салды. М.Галәү 40) к. тартышу (8 мәгъ.). Сул күземнең почмагы тарта, егетләр, Нәсимә кыздырмаса гына ярар иде. Ш.Камал. Таза егет --- кечерәеп кенә агач арасына яшеренгән каенда да күз кабагы тарткан кадәре дә селкенү дә, хәрәкәтләнү дә күрә алмады. Г.Исхакый 41) Тоташ каплап алу. Яман елгага җитүләрен генә көткән: бүген тагын күк йөзен болыт тартты, яңгыр, утырып, үзенә бер күңелсез көй белән яварга тотынды. Җ.Рәхимов 42) күч. Сузып-сузып көйләү. Сәгыйдә апа --- карт белән Газизәнең озак кайтмауларына эче пошканнан, ишетелер-ишетелмәс кенә, авыз эченнән ниндидер бер көй тартып моңая иде. Ш.Камал 43) күч. Каты итеп сугу; манчу, кундыру, салу. Берне тартыр идем инде үзеңә! Р.Сәгъди 44) күч. Берәр хис кичерү, берәр рухи халәттә булу; чигү. Вакыйган, быел болай да күп хәсрәт тарткан бу кечкенә гаиләнең тагын аерылып таралуы, хосусан, ана белән кыз өчен түзүе читен һәм эч өзәрлек бер хәл иде. Ш.Камал 45) күч. Игътибарны җәлеп итү, үзенә багындыру, карату. Хәятның матур йөзе бөтен узып баручыларның күзләрен үз төркемнәренә тарта иде. Ф.Әмирхан. Чикерткә сикерүне шунда туктатты һәм кунакларны тагын үзенә тартты. А.Алиш 46) күч. Үзенә таба барырга мәҗбүр итү (берәр яхшы, кызыклы һ.б.ш. ягы булган урыннар тур.); сагындыру, юксындыру. Без белгән сулар эчендә моның чикле балыклысы булмаганга, күңел, һичбер куркуга карамыйча, моңа тартты. Г.Ибраһимов. Нинди магнит тарта аларны шәһәргә?.. В.Нуруллин 47) күч. Беленмәгән эчке көч, серле бәйләнешләре белән үзенә китерү (туган җир, берәр чит-ят, ерак яки мистик урын тур.). Туган туфрак дигән нәрсә дә бар бит әле, чит җирләрдә йөргәндә, ул гел искә төшеп, үзенә тарта, төшләргә кереп йөдәтә. Ф.Хуҗин. Сөембикә манарасы янындагы бакчага мине нинди көчләр тартып китергәндер, анысын әйтә алмыйм. А.Тимергалин 48) күч. Билгеле бер халәткә якынаеп үзгәрү, авышу. Көзге пычраклар бетеп, көннәр салкынга тарта башлаган иде инде. Г.Галиев. Көзгә тарткан җәйге иртә барыбер дә чирканыч суык икән. Ә.Әминов 49) күч. Сокландырып, кызыктырып, кемгә яки нәрсәгә дә булса якынаерга, кайдадыр булырга мәҗбүр итү. Рус җәмгыятенең күңелле тормышы аның яшь йөрәген үзенә тарта да, ул Мясниковлар һәм башка кайбер рус гаиләләренең күңелле вечерларында төнге сәгать өчкә кадәр танцевать итә ала иде. Ф.Әмирхан. Аңлавымча, Азатны киңлек-иркенлек, хөр табигать үзенә тарта һәм, иң мөһиме, аңар адәми зат арасында элек-электән очраштыра торган сәер кешеләр – илгизәрләр каны тынгы бирми, күңелен кытыклап, юлга, сәфәргә офык артына әйдәкләп тора иде. А.Тимергалин 50) күч. Үтенеп, үгетләп яки мәҗбүр итеп берәр җиргә китерү, берәр оешмага кертү һ.б. Балалары карчыкны калага тартып караганнар иде дә каравын, ләкин ул гомер иткән нигезен ташлап китәргә теләмәде. Ә.Еники 51) күч. Берәр эш өчен туплау, оештыру; ниндидер эшкә, процесска җәлеп итү; агитацияләү. Сәйфинең җыр яратуын һәм җырларга дәрте барлыгын белгәч, матур гына җырлаганын да ишеткәч, аны ул сәхнә тирәсенә тартырга тырышты. А.Алиш. Сездәй галимнәрне бүгеннән фәнне җитәкләү эшенә тартмасак, иртәгә соң булачак!.. Ф.Яхин 52) күч. Эшләрлек булу, хәленнән килү, булдыру. --- колхозны тартырлык, күтәрерлек элекке персидәтел Гапсаттар исән-имин, күкрәгенә орден-медальләр тагып, сугыштан кайтты ---. Р.Хәбибуллина. Дөрес, Нуриҗан да тарта алыр иде бу вазифаны, ләкин ул – менә дигән инженер, рационализатор, уйлап табучы. З.Мурсиев 53) күч. Әхлакый, рухи һ.б. яктан үгетләү, үрнәк булу, этәргеч, стимул бирү. Теләгән үргә тарта, языгы түнгә тарта. Мәкаль 54) күч. Билгеле карашларны яклау. Их, әти, һаман искелеккә тартасың. З.Мурсиев 55) күч. Фикер, әңгәмә юнәлешен, асылын, характерын билгеле бер якка үзгәртү. Җәләл гел уенга тартып сөйләшә. Г.Ибраһимов. – Кем беренче килә? – дип, бәхәскә тарта бер малай. Р.Батулла 56) Китереп чыгару, барлыкка килүгә сәбәп булу. Хәмер сүзне тарта бит ул, ни турында гына сайрашмадылар: дәүләт эшләре дә калмады, орыш-сугыш та, гыйшык-мыйшык хәлләре дә... М.Әмирханов 57) күч. Берәр кемгә, нәрсәгә охшаш, тартым булу. Кадрлар бүлеге мөдире – Бикбау фамилияле кеше – карап торышка инде күптәнге пенсионер, әүвәлге номенклатура әһеленә дә тарткан ---. А.Тимергалин. Тавышың Фәридә Кудашеваныкына тарткан икән. Р.Сәгъди 58) күч. Чигендерү, тотып калу, тыю. Нәрсәне, тарт, ди икән бу? Нәфсеңне тарт, ди микән? М.Гафури 59) күч. Вакытны озайту, сузу. Шулай да, тагы бер генә колода, тагы бер генә колода, дип тарта-тарта, сәгать икегәчә маташтылар да тарала башладылар. Г.Ибраһимов 60) Үлчәүдә билгеле бер авырлыкта булу. Кайткач, бизмәнгә салып карадык: дүрт кадакка якын тартты [бәрәңге]. М.Кәрим 61) иск. Берәр җайланмада әйбернең авырлыгын үлчәү. Элек чүпрәкнең чамасын тартты, аннан соң табакның бер ягына ике кадаклы герне куйды да, бер алуда ук, һичбер мыскалга да ялгышмастан, соскы белән кара онны китереп салды. Г.Ибраһимов 62) күч. Нәрсәнең дә булса бәясе билгеле бер суммалык булу; шул суммага сатып алырлык яки җибәрерлек тору. Кайчакларда бу сумма мең сумга да тарта. Ф.Хуҗи 63) күч. Билгеле нәрсә бәрабәренә тору, билгеле хакка төшү. Аеруча вәхшилек белән кеше үтерү, җитмәсә, авырлы хатынны бит әле, бу беләсеңме күпмегә тарта? З.Мурсиев ◊ Тарта торгач он булыр Тырышып, түземлек белән эшләнгән эшнең нәтиҗәсе булмый калмас. Айдар, әкренләп аның [хатынының] холкына да ияләшермен, тарта торгач он булыр, дип карый. Ф.Хөсни. – Нишләп? – диде Өлфәт. – Тарта торгач он булыр әле. Әллә кая китмәс... А.Тимергалин. Тартып алу 1) Көч, хәйлә һәм башка шундый юллар белән кеше әйберенә хуҗа булу. Дөрес, бу урман хәзер безнеке түгел, аны әллә ничек итеп безнең кулдан бер бай тартып алган, хәзер безгә аннан бер чыбыркы сабы да алырга ярамый! Г.Ибраһимов. Йортын тартып алганга эче поша булыр. А.Алиш; 2) Юк итү. Әйтте аңа Зөләйха: «Мин йоклый идем, Төшемдә мин бик зифа бер сурәт күрдем ---. Гакылымны, сабырымны тартып алды, – Күңлем аны бертуктаусыз тели имди». Кол Гали. Тартып чыгару Берәр авыр хәлдән коткару, йолып алу. Адвокат сора, жәлләмә акчаңны, яхшы адвокат ничек тә моннан тартып чыгарыр! Р.Хәбибуллина Тарта бару Торган саен ныграк тарту. Төннең гомере кыскара, Көн яктысы арта бара. Әкрен-әкрен, сиздермичә, Көнне язга тарта бара... Р.Вәлиева. Шуның өстенә һәр сүзе, һәр яңа фикере белән әңгәмәдәшләрен үзенә якынайта, тарта бара иде сыман ул. Р.Мөхәммәдиев Тарта башлау Тартырга тотыну. Камалетдин шунда ук Гыймадиның кулындагы арканга ябышты һәм тарта башлады. Ф.Яхин. Көн инде, күзләрен йомып, өстенә юрганын тарта башлаган иде. М.Яһудин Тарта бирү Бернигә карамый тарту. Ләкин җегет әйтерсең аркага ябышып үскән иде, ат сикеренгән саен авызлыкны тарта бирде. Г.Ибраһимов. Әмма шушы муллык, иркенлек аны һаман-һаман үзенә таба тарта бирде. Н.Акмал Тарта тору Әлегә тарту; даими тарту; әледән-әле тарту. Җабирны әледән-әле югарыга тарта тордылар: әүвәле партия укуларына җибәрделәр. Ф.Яхин. Фәгыйлә апа чабуыннан тарта торгач, Сәмигулла урыныннан торды да салкын суга башы белән чумарга әзерләнгән кешедәй, ух, дип куйды. Н.Кәримова Тарта төшү Бераз тарту; тагын да ныграк тарту. Корыклы казакъ сабырсыз айгырын тарта төшеп, көнчыгыш ягына карап: «--- әнә шул Яман Чүл дигән җәйләүдә Арысланбай булыр!» Г.Ибраһимов. – Яле, менә болайрак тот, чабып китергәндә, чак кына үзеңә тарта төш, – дип, киңәшләрен бирде. А.Тимергалин Тартып алу Бераз тарту. Әгәр дә инде тәмәке тартып алырга тәнәфес бирсәләр. З.Мурсиев Тартып бетерү Бөтенләй, тулысынча тарту; бик нык тарту. Тәмәкене тартып бетереп, төпчеген парашага ташладым да, чишенеп, караватка яттым: бер рәхәтләнеп йоклыйм әле. И.Салахов. «Җитте, үзеңә тиешлесен тартып бетердең!» – дип, беравыздан кычкыра иптәшләрем. Ф.Хуҗин Тартып җибәрү Кинәт кенә тарту. Шул чак өстәл өстенә җәйгән ашъяулыкны кулы белән ялгыш тартып җибәрде дә, чокыр идәнгә төшеп челпәрәмә килде. М.Хуҗин. Кызылга буялган тимер боҗраны тартып җибәрүем булды... нәрсәгәдер дөпелдәп бәрелдем. М.Юныс Тартып кую Тиз генә тарту; алдан тарту. Утрауда эшләр әнә шулай эзгә төшә башлады. Таганнан соң, волейбол уйнарга баганалар утыртып, ятьмә тартып куйдылар. Ф.Яруллин. Тезгенне тиз генә тартып кую аркасында, җирән кашка тукталып калды. Н.Яһудин Тартып тору Даими яки әледән-әле тарту; әле, хәзер тарту. Урам чатларында татарча язылган бик зур афишалар ялт итеп узган-барганның дикъкатен тартып тордылар. Ш.Камал. Эчеңдә күп серләр саклап, сихрилегең белән үзеңә тартып тор!.. А.Хәсәнов Тартып утыру сөйл. к. тартып тору. Ул өй ишеген ачып кергәндә, Бибиәсма сәке уртасында намазлыгын җәеп, оеп, дисбе тартып утыра иде. Д.Каюмова Тартып яту сөйл. к. тартып тору. Иртә чыга торган үләннәр буй тартып ята. З.Мурсиев |