ТАРТУ I и. диал. Кызны ярәшкәч, егет ягыннан кыз өенә бирелә торган акча, ашамлыклар һәм кием-салым. Иске акча белән йөз тәңкә тарту алып, туй ашына ит-май килешенеп --- эшне бетерделәр. Ш.Маннур. Тарту акчалата була. Малайның ата-инәсе кызның ата-инәсенә, шул хәтле акча салам, ди. Ф.Баязитова |