ТАРТТЫРЫЛУ ф. төш. юн. к. тарттыру . Монда яңа сугылып, кичә тарттырылган бодай оныннан пешергән кабартма исе – бары тик шул ис кенә килә! М.Мәһдиев. Шул казыкларга тарттырылган тимерчыбыкларга йөземнәр бәйләнә икән. Т.Әйди Тарттырыла башлау Тарттырылырга тотыну. Инде ашлыкның колхозга калдырылганы да урман артындагы ерак бер ар авылында тарттырыла башлады. Р.Рахман Тарттырылып бетү Тәмам, бик нык тарттырылу; тулысынча тарттырылу Тарттырылып тору Даими яки әледән-әле тарттырылу; әле, хәзер тарттырылу |