ТАРТТЫРУ ф. 1) йөкл. юн. к. тарту II (1, 2, 6 мәгъ.)

2) Авыр йөк төялгән арба, чана һ.б.ш. нәрсәләрне машинага яки җигүле хайванга тагып, кирәк җиргә шудыру, өстерәү. Бабайка сугуны син аны ат өстенә менеп, туп арбасы тарттырып манёврга бару дип белдеңме? М.Гали. Юллар машина йөрерлек түгел, трактор белән тарттырабыз. Р.Вәлиев

3) Авыр, озын нәрсәләрне җигүле хайваннан яки машинадан сөйрәтү, өстерәтү. Болында чүмәлә тарттырган чагым. Б.Ислам. Авыл башындагы Хисмәтуллага агач тарттыралар икән, йорт салыргадыр инде? Ф.Яхин

4) Авыр нәрсәләрне махсус җайланма, машина яисә терлек ярдәмендә тартып чыгару. Диңгездәге кораб-баржаларны тарттырырдай нык чылбырда утырган бүредән генә түгел, Уссури тайгасы юлбарысы булса да курыкмыйлар бит алар. А.Хәсәнов

5) Дилбегәне яки тезгенне тартып, атны алгарак күчәргә яки кирәк якка борылырга мәҗбүр итү. [Әүхәди:] Тарттыр атыңны! – дип, әче тавыш белән кычкырды. Яшь извозчик, атын читкә тартып: – Кая, нишләттегез инде... К.Тинчурин

6) к. тарту II (1, 30 – 33, 39 мәгъ.). Ярма тарттырганда җырлый, ут сүнгәч – бии. Н.Исәнбәт. Мольберт, өчаяк, киндер тарттырган рамнар ---. А.Хәсәнов. Атамның җәясен тарттыра алу белән, кош өйрәтеп мал туплап, бер яхшы ат алгач та, мин Дилазар мирзага карымта чабам. Р.Батулла

7) сөйл. Кемгәдер тәмәке, папирос һ.б. бирү. – Ахмый, бер тарттыр әле! – кереп җитмәс борын шулай атакага ыргылыр. Әзерләп куйганнар ди сиңа монда сигарет! Җ.Юныс

8) Тиешле дәрәҗәдә кысып кую, ныгытып беркетү (гайка, шөреп, яулык тур.). Кабызу системасына өр-яңа конденсатор куйды, шәмдәге «чаткы аралыгы» дигән нәрсәне бик төгәл үлчәде, контактларны ялтыраганчы чистартты, гайкаларны яхшылап тарттырды. А.Тимергалин. Өй ишегеннән, кулларын тастымалга сөртә-сөртә, ак яулыгын башына арттан тарттырып бәйләгән, чиккән алъяпкыч буган, аякларына йон оекбашлар өстеннән күннән теккән чүәкләр кигән бер чибәр генә хатын пәйда булды. З.Зәйнуллин // Бавыргалык, аркалык ише җигемлек өлешләрен бушаган җиреннән тартып беркетү. Әхмәт абзый аркалыкны күтәрә, йөгән сабагын тарттыра һәм дилбегәне кулына ала. М.Мәһдиев

Тарттыра башлау Тарттырырга тотыну. Чөнки невод салынгач та, чите кырыйга килеп җиткәнче, невод арканын вал белән тарттыра башладылар. Ш.Камал. Ул бүрәнә тарттыра башлагач, Иблис, кулларын уып, пышылдап кына шигырь сөйләргә тотынды ---. З.Мәхмүди

Тарттыра бирү Бернигә карамый тарттыру. [Гайфулла:] Тарттыра бир, диләр бит сиңа! А.Алиш. Тел – тегермән, тарттыра бирә ул. Г.Бәширов

Тарттыра төшү Бераз тарттыру. Бауны җиңелчә генә тарттыра төшеп, зур әйләнә ясарга керештем. Р.Мөхәммәдиев

Тарттырып бетерү Бик нык тарттыру; тулысынча тарттыру. – Болай ял итә-итә эшләсәгез, юллар өзелгәнче дә тарттырып бетермәячәксез! – дип әйткәч, «телсез» ирләр --- Габдерахманга да карап-карап алдылар. Ф.Яхин. Башта өләшәбез, берәр атна үтсен, ул арада бөтен кеше аны я Рөстәмбәк, я Яшке тегермәненә барып тарттырып бетерәчәк. В.Имамов

Тарттырып җибәрү Кинәт тарттыру. Көз көне мәктәп балалары колхоз бәрәңгесен чыгарырга барганда, «Беларус» кинәт тарттырып җибәрә, һәм арбага төялгән балалар арасыннан Зәбирә егылып төшеп аңын югалта. Х.Мөдәррисова

Тарттырып тору Даими яки әледән-әле тарттыру; әле, хәзер тарттыру. Бөтен хикмәт шунда: баш түбәсеннән үтәргә тиешле күпсанлы будыргычлы путалар һәрьякка бертигез басым ясап тарттырып торырга тиеш. К.Җәмит. Тик моны эшләү җиңел түгел: нидер күкрәкне кыса, яңак сеңерләрен җайсызлап тарттырып тора. А.Вергазов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә