ТАРТМАЧЫК и. 1) Кечкенә тартма, котый. Өстәлгә тартмачыгы белән тоз һәм чәй калагы китереп куйган Нурсинә апа, тукталып, бераз уйланып тора-тора да кабат чоланнарына чыгып китә. Ф.Яхин. Фаезнур Дилбәргә кечкенә генә тартмачык сузды. А.Әхмәтгалиева

2) бот. Кайбер үсемлекләрдә орлыкларны каплап яисә үз эченә алып үсә торган савытсыман җимешлек; орлык савыты. Курак дип мамыклы тартмачыкларны атыйлар. А.Гыйләҗев. Аталанганнан соң, ана үсемлекләрдә зиготадан спорофит – озын аякчыкта утыра торган тартмачык ясала. Биология



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә