ТАРТМАЛЫ с. 1) Тартмасы булган. Комиссионный кибеттән алган зур, сырлы-сырлы юан аяклы, тугыз тартмалы өстәл. А.Тимергалин

2) Тартмадагы, тартмага салынган, тартмага тутырылган. Фирдәүсә сумкасыннан тартмалы конфет алып, Әмирҗанга бирде. Ф.Садриев. Тәнзилә Рифатка бер кап чәй, тартмалы чәкчәк тоттырды. Ә.Хәсәнов

3) Тартма эчендә ясалган. Яшелчәләр һәм куаклар өчен – тартмалы түтәлләр, үрмәле үсемлекләр өчен пергола ясалган; чәчәклек, кечкенә генә газоннар булдырылган ---. Туган як

4) әд. Берсе артыннан икенчесен тезеп биргән, һәр вакыйганы аерым бүлекчәгә чыгарып исемләгән. Мондый әсәрләрнең күпчелеге аерым бүлекләрдән гыйбарәт, ягъни тартмалы композициягә корыла. Г.Гайнуллина

5) махс. Автомобильләрдә хәрәкәт тизлеген көйли торган механизмы булган. Автомат тартмалы автомобильләрне тартып йөрергә ярыймы? Кәеф ничек? Тик шунысын онытмаска: «АТ» категориясе булган кеше механик тизлек тартмалы машина белән идарә итә алмаячак. Дуслык



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә