ТАРТМА и. 1. 1) Өстәл, шкаф һ.б.ш. нәрсәләрдә махсус кысада шуып йөрерлек итеп урнаштырылган һәм тартып чыгарыла торган дүрткел формадагы савыт. Ул, хатларны җыеп, комодның бер тартмасына салды да, бер нәрсә дә уйламаска тырышып кына, ялкау гына чишенергә тотынды ---. Ф.Әмирхан. Ул өстәл тартмасыннан зур блокнот чыгарды да Һашимов әйткәннәрне яза башлады ---. А.Алиш 2) Дүрткел формадагы һәртөрле капкачлы яки капкачсыз савыт, әрҗә, кап. Тау-тау булып он, дөге, ярма капчыклары өелеп тора, агач тартмаларда гәрәбә төсле сап-сары йөзем, потлап-потлап ап-ак куй мае иде. М.Галәү. Бер катыргы тартмага фотография кирәк-яраклары тутырылган иде. А.Тимергалин 3) Кузов; чуман. Чәчүне төнлә бетерәләр, машина тартмасында дүрт центнерга якын орлык кала. Ф.Садриев. Мөҗип абыең машинасының тартмасы өй чикерткәсе тавышы чыгара. Р.Батулла 4) Өстенә боз җәелгән яки чирәм үстерелгән, борт белән уратып алынган махсус спорт мәйданчыгы. Әгәр киләчәктә һәр мәктәптә хоккей тартмалары, волейбол, футбол командалары булса, тренерлар билгеләнсә, аларга яшьләр белән эшләргә шартлар тудырылса, мондый спортны мин ике куллап хуплыйм. Р.Вәлиев 5) Стенадагы ишек уемына беркетелеп, күгәннәр белән ишек капкачы ныгытыла торган кыса, ишек блогының бер өлеше 6) махс. Төзелеш объектларының төп каркасы, җылылык системасы үткәрелмәгән, ишек, тәрәзәләре куелмаган стеналары һәм түбәсе. Өйнең тартмасы әзер 7) Механизмнарның, машиналарның кап, тышча эченә урнаштырылган төрле өлешләренең атамасы. --- күкрәк кесәсеннән шырпы кабыдай тартмасын да тартып чыгарды аппаратның, ачып карады, тоташкан чыбыкларын да тарткалаштырды... Ф.Баттал. Галим белән Зәкия, калын кысалы күзлекләрен киеп, малайларының ян-ягына утырдылар да, җитди кыяфәт чыгарып, шул тартманың --- яшел төймәсенә, кайчан кызылына басарга кирәклеген өйрәнделәр. Р.Галиуллин 8) сөйл. Телевизор. Тартманы кабызып кино карау 2. с. мәгъ. Тартмалап тутырылган; тартма рәвешендә булган. Йөзәр тонналаган ит, колбаса, мичкә-мичкә тозлаган балык, кызыл уылдык, кара уылдык, йөзәрләгән тартма чәй, шикәр, капчыгы йөзәр килолы кытай дөгесе, алма, лимон, шоколадтыр, печеньедыр һәм тагын әллә нәрсәләр, әллә нәрсәләр. З.Зәйнуллин ◊ Тартма төсле Бик кечкенә. Тартма төсле кечкенә, тын бер бүлмә ---. Б.Мирзанов |