ТАРТКЫЧ II и. 1) Төрле ризыкларны ваклау өчен кул тегермәне, иттарткыч кебек җайланма. Шуны киптереп, тарткыч аша чыгарып, ашарга яраклы карабодай ярмасы ясадык. Әгерҗе хәбәрләре 2) Ерактагы әйберләрне тартып китерү коралы. Мин исә кулыма озын тарткыч тотып, түшем белән шуышып, машина астына кереп киттем. Шунда яткан көе әрҗәдәге утлы шлакны җиргә тартып төшерәм. Р.Фәизов |