ТАРТКЫ и. диал. 1) Кар, ашлык кебек сибелүчән, чәчелүчән нәрсәләрне эләктереп күчерү өчен көйләнгән такта җайланма. Шәфикъ кара турыны зерәгә генә җигеп чыкмый, --- базарына да бара, --- бәләкәй тарткы белән кар да тарттырган була. Г.Толымбай

2) Түшлек, бавыргалык. Ул якында гына чана тарткыларын, кошовка тәртәләрен төзәткәләп йөри булып чыкты. Ф.Яхин

3) Ыштан бавы урынына кидерелә торган резин // Оекны бот төбеннән буып тота торган резин; бугыч

4) Төрле корылмалар, җиһазлар таралып китмәсен өчен куелган эләктергеч; русчасы: скоба. Кереп утырмакчы иде, өстәл атынмасын өчен кагылган тимер тарткыга чалбары эләкте, умырылып та төште. Р.Газиз. И-и, авыл малаена эш бетәмени ата-ана йортында, туган нигезеңдә: анда терәү салырга кирәк, монда тарткы куярга, тегендә этке ясарга... Р.Кәрами



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә