ТАРТКАЛАШУ ф. 1) Нәрсәне дә булса бер-берсеннән тартып алу яки бер-берсен кая да булса алып китәргә теләп үзара тартышу. Малайлар һәркайсы алгарак эләгергә тырышып тарткалаша, төрткәләшә башлады. З.Зәйнуллин. Мескен сыер туктаусыз артына каерыла, дүрт аягы белән карышып тарткалаша, мөгрәп акырган бозавын калдыра алмый, җан тетрәткеч тавыш белән кычкыра... Т.Гарипова

2) Көрәшү, көрмәкләшү, көч сынашу. Барып җитсәм, исем китте: урман юлы өстендә Сәйфи белән Шәмсетдин абый тарткалашалар. Г.Бәширов. Дошман белән якага-яка килеп тарткалашкан көннәрдә дә, үлемнең күзенә туры карап утка кергән сәгатьләрендә дә бүгенгедәй ару-талу, бүгенгедәй өметсез төшенкелеккә бирелгәне юк иде аның. Р.Мөхәммәдиев

3) Берәр нәрсә өчен дәгъвалашу. Байтак кына тарткалашып, ахырында ике йөз сумга килештеләр. М.Галәү

4) күч. Сүз көрәштерү, бәхәсләшү; риза булмыйча, сүзгә килү. Безнең җирдә бик зур эштән бәхәс ачып, Торалар ушбу көндә тарткалашып; Мизанның табаклары күтәрелгән, Ахырында кайсы тараф китәр басып. Г.Тукай. Билгеле, аның Данияр белән бу мәкалә турында чак кына тарткалашасы, бәхәсләшәсе, үзенең дә бөтенләй үк надан, төшеп калган түгеллеген күрсәтәсе килгән иде дә, тик мәкаләдә андый урын табылмады. М.Хәсәнов

Тарткалаша башлау Тарткалашырга тотыну. Әйләнмәнең уртасына җиткән вакытта икенче урынны алу өчен, ул тагын Гарифҗан белән тарткалаша башлады. Н.Яһудин

Тарткалаша төшү Аз гына тарткалашу

Тарткалашып алу Бераз тарткалашу. Йорт хуҗасы Йомык Минсаф белән Нурдидә кайбер көннәрдә, «койма колаклары»н уйлап тормый, хәтта ишегалдында да тарткалашып ала. В.Имамов. Аннан ары болар үтүк өчен тарткалашып алды әле! Р.Гаязетдин

Тарткалашып бетү Тәмам, бик нык тарткалашу; эш тарткалашуга ук барып җитү

Тарткалашып килү Билгеле бер вакытка кадәр тарткалашу. Көздән бирле мин болар белән тарткалашып килдем. Ш.Камал

Тарткалашып китү Көтмәгәндә тарткалаша башлау. – Туп миңа тиеш! – дигән. – Юк, миңа тиеш! – дигән. Тарткалашып киткәннәр, Әүмәкләшеп беткәннәр. Ш.Галиев. Сәхнәдә уйнаганда, Фатыйма Ильская белән Мохтар Мутин чынлап тарткалашып китә. Р.Батулла

Тарткалашып тору Даими яки әледән-әле тарткалашу; әле, хәзер тарткалашу. Шуннан соң да аның белән тарткалашып торуның мәгънәсе юк иде. В.Нуруллин. Тарткалашып торырга ирек калдырмады, тотты да мине мәгариф бүлегенә эшкә күчерде. В.Имамов

Тарткалашып яту сөйл. к. тарткалашып тору. Хәзер исә бәхәсләшеп торырга ниятем дә, сәламәтлегем дә юк. Аннан мохтаҗлыгым да мәҗбүр итми, бәхәскә кереп, эш урыны өчен тарткалашып ятырга. Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә