ТАРТАР I и. зоол. Көтүче кошлар семьялыгыннан үлән арасында яши торган көрәнсу җирән төстәге кечерәк кенә йөгерек кош. Арпа елгасы ягыннан тартар белән бытбылдык тавышы ишетелде. Г.Бәширов. Кай тарафтадыр тырышып-тырышып тартар кычкыра, ул да түгел, тартарга ияреп диярлек байгыш ухылдап куя. М.Хәбибуллин ◊ Тартар арбасы шаярт. Кечкенә йөк автомашинасы. Хәзер без «тартар арбасы» дип көлеп кенә карарга гадәтләнгән «полуторка» машинасы --- сирәк кунак иде бу юлда. Р.Төхфәтуллин |