ТАРСЫНУ ф. 1) Нәрсәне дә булса тар дип исәпләү, нәрсәнең дә булса тар булуыннан канәгать булмау. Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңелем кошы; Шат яратса да, җиһанга ят яраткан раббысы. Г.Тукай. Нәфисә, үз койкасына ятарга дип, ишектән кергәндә, нигәдер келәт эчен тарсынды. Г.Бәширов 2) күч. Нәрсәне дә булса бөтен барлыгы белән уңайсыз, рухка яраксыз дип табу, шулай тою. Мин, ирек теләп, атам йортын тарсынып чыгып киткән кыз. М.Фәйзи 3) күч. Төрле сәбәпләрнең берьюлы тәэсире нәтиҗәсендә авыр хисләр кичерү; борчылу. Эче пошты, күңеле тарсынды [Шәмсинең]. Г.Исхакый. Җан, тарсынып, сөенеч эзләгәндә, чит кайгылар авыр тоелмый бит ---. А.Гыйләҗев 4) күч. Нәрсәнедер яки кемнедер кирәксенмәү, артык күрү; яратмау. Хуҗасы тарсынса, кунагы тартыныр. Мәкаль 5) күч. Уңайсызлану, тартыну. – Без хәзер генә аналы-кызлы эчкән идек, кунакларны яхшылап эчер... Ашка да җитегез, балакай, тарсынмый гына аша, эчегез, – диде [ул]. Ш.Камал. Туры карарга тарсынасың бугай, күзеңне яшерәсең, я, нинди йомыш китерде миңа сине, турысын әйтеп сөйлә. В.Имамов Тарсына башлау Тарсынырга тотыну. Аның артыннан шул аулакка кереп, Зөбәйдәгә кул сузудан, үбәргә омтылудан да тарсынмый башлады [Миңнехан]. В.Имамов Тарсына төшү Бераз тарсыну Тарсынып алу Азрак тарсыну. Бераздан айнып, Айгөл Җәүдәтовна тарсынып алды. Ф.Яхин Тарсынып китү к. тарсынып кую. Тарсынып китте күңел шунда ---. Б.Мирзанов Тарсынып кую Кинәт тарсыну Тарсынып тору Вакытлыча тарсыну; әле, хәзер тарсыну. Күзәмеш бераз тарсынып торгач, кинәт кенә «изге сүзләр» әйтеп кычкыра башлый, сикеренә, кыргый хәрәкәтләр ясый... А.Гадел Тарсынып яту сөйл. к. тарсынып тору. Гостиницадагы тарлыктан, бигрәк тә ят ирләр, ят кешеләр арасында оялган хәлдә тарсынып яту түгел иде инде бу. С.Рафиков |