ТАРСЫЛДА’У ф. 1) Тарс итү, дөпелдәү һәм шатырдау (икесе бергә). Ишек, шартларга җитешеп, тарсылдап ябылды. И.Туктар

2) Бик еш, нык тибү (йөрәк тур.). Йөрәк дигәнең, читлеккә эләккән тиен кебек, тарсылдап сикерә. Ф.Хөсни. Адәм белән Хәүва биюе дә, оҗмах җимешләре дә ымсындыра, --- тарсылдаган йөрәгең, читлеккә килеп эләккән кош кебек, саф һавалы урамга ашкына. Т.Әйди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә