ТАР-МА’Р ИТҮ ф. 1) Туздыру, теткәләү; вату-җимерү. Хатыны каршы чыгып: «Һи, син кайда йөрисең? Әсбапларымызны җил тар-мар итте», – дип шикаять кыйлды. К.Насыйри. Мөдирлек кулыңнан ычкынгач, синең нәрсәдер җимерәсеңне, тар-мар итәсеңне көтә идем. А.Гыйләҗев

2) Юк итү, җимерү. Март урталарында Тәтеш өязенең Урта Балтай волосте Чатбаш авылы крестьяннары җир биләүче Бикбулатовның йортын һәм усадьбасын тар-мар иткәннәр. М.Хәсәнов

3) Җиңү, оту; кырып ташлау. Дошманны үз җирендә тар-мар итәрбез, дип, сугышка кадәр күпме антлар бирде ул. Г.Әпсәләмов. Ә Харьков янында немецлар «капчыкка» эләккән өч армияне тар-мар итеп, 1,5 миллионга якын кешене әсирлеккә алалар. З.Зәйнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә