ТАРМА’К-ТАРМАК с. 1. Тармаклар рәвешендәге; бик нык тармакланган. Яфрак астыннан, чыклы үләннәргә баса-баса, озын колаклы куян чыга; тармак-тармак мөгезле башын югары күтәреп, юеш борыны белән салкынча һаваны исни-исни, урман сыеры су эчәргә китә. Г.Әпсәләмов

2. рәв. мәгъ. Тармаклар рәвешендә. Ботаклары тармак-тармак җәелгән карт артыш куагы икән, мылтыгын алам дип иелгән иде, карашы уртадагы юан гына ботак төбенә бәйләнгән чүпрәккә төште. Ә.Әминев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә