ТАРМАКЛЫ с. 1) Тармакланган; тармаклары булган. Дөрес, моннан соң алынган фоторәсемнәрдә Марста кайчандыр елгалар аккан бормалы һәм тармаклы үзәннәр, тирән каньоннар ачык күренә. А.Тимергалин. Һәм шул мизгелдә үк Пират ---, нәкъ чын бүре кебек, куе тармаклы чыршы агачы очына карап улап җибәрде. З.Хөснияр 2) Күп тармаклар бирә, нык тармаклана торган; бер сабактан берничә баш чыгара, берничә башак бирә торган. Тәҗрибә участогына кукуруз, тармаклы бодай һәм төрле гөлләр чәчелде. Кайбыч таңнары |