ТАРМАКЛА’У ф. Тармакларга аеру; тармаклы итү, тармак-тармак ясау. Сул кулында – бер бауга тармаклап бәйләгән ике яшь тай. В.Имамов. Аккөмес – әллә ничә тармаклап үргән кара чәче тубыкларынача төшеп торган бик аз сүзле бер кыз иде. Казан утлары