ТАРМАКЛАНУ ф. 1) Тармак-тармак булу; тармак рәвешен алу, тармаклар җибәрү. Шушы вакытта Гөлбануларга каршы гына салынган урыс капкалы йортның бердәнбер варисы булган Ихсанбай тармакланып үскән тирәк төбендә Гөлбануны көтте. Т.Гарипова 2) Тармакларга (1 – 3 мәгъ.) аерылу. Район үзәге Якты Күлдән, дүрт якка тармакланып, таш юллар сузылып китте. Г.Бәширов. Түбән очта, ыштан балаклары булып, Олы урам икегә тармаклана. А.Гыйләҗев 3) Тармаклары күбәю, берничә өлкәгә аерымлану (хуҗалык, фән һ.б. тур.). Комбинат, тармакланып, дистәләрчә мең кешегә эш, әллә ничә посёлокка һәм шәһәргә җан биреп торучы организм иде шул. Кызыл таң 4) күч. Җәелү, яңа юнәлеш алу. Бу этапта романның Фәхринең үтерелүе белән башланган сюжеты төрле якка тарала, тармаклана, үсә һәм катлаулана. М.Хәсәнов. Әйе, иш-иптәш белән әңгәмә-бәхәсләрдә фикерләр тармаклана. М.Хуҗин ◊ Тармакланып үсү Күпьяклы булып, гөрләп үсү (иҗтимагый һ.б. күренешләр тур.). Октябрьдан соң пролетариат язма әдәбиятының киң күләмдә иркенләп, тармакланып үсүенә юл ачылды. М.Җәлил Тармаклана бару Торган саен күбрәк тармаклану. Социализм төзелешенең тирәнәя, тармаклана баруы безнең алдыбызда яңадан-яңа сораулар, яңадан-яңа мәсьәләләр тудырып тора. Һ.Такташ. --- кешелекнең шәҗәрә агачы үсә, киңәя, тармаклана барган. Р.Низами Тармаклана төшү Берникадәр тармаклану Тармакланып бетү Бик нык тармаклану Тармакланып килү Акрынлап тармаклана башлау Тармакланып китү Кинәт тармаклану; тармакланып дәвам итү. Бәләкәй әрәмә янында олы юлдан уңга тар гына икенче юл тармакланып китте. Н.Фәттах. Бәхет, мал, бәрәкәт, әллә ничек кенә шунда, өй тирәсендә йөргән кебек итте дә, эчкәрәк үтеп, тармакланып китә алмады. Г.Бәйрәмова Тармакланып тору Туктаусыз тармаклану; әле, хәзер тармаклану. Агач ботагыдай тармакланып торган зур мөгезле поши үзенең матур һәм моңсу күзләре белән балаларга карап тора. Ә.Фәйзи |