ТАРМАК и. 1) Үсемлекләрнең бер төптән аерылып киткән сабак яки тамыр өлешләре. Күпләп алмый, өч-дүрт тармак кына, иң матурларын сайлый ул [чәчәкләрнең]. Г.Әпсәләмов 2) Ботак. Будкага җитәрәк йөз-йөз илле адымда бик күп тармаклы, куе яфраклы бер карт имән бар. Г.Гобәй 3) күч. Бер урыннан аерымланган юл, сулык, тау һ.б.ш.ларның һәрберсе. Такта заводыннан сузылган җиде километрлык юл тармагы эшчеләрнең, инженер-техник көчләрнең зур тырышлыгы аркасында вакытыннан алда төзелеп бетте. А.Алиш. Ханбалыкка җитәбез дигән көннең салкынча таңында гарәп базарганы Фатих ибн Әхмәт каеклары Итилнең төп юлыннан аерылган бер тармакка килеп керделәр. Н.Фәттах 4) сир. Уртак бабадан килгән билгеле бер токым; шәҗәрәдәге аерым бер нәсел дәвамы, тарамык. Ә син үзең түбән тәгәрәдең дә тоташкан тармакларыңны да иярттең. А.Гыйләҗев. Чөнки тәрәзә йөзлекләре юллап килүчеләр әледән-әле үзләренең кем улы, кем кызы һәм кайсы тармактан, кайсы чыбыктан Гыйлемханнарга кардәш тиешлекләре турында да җиткерергә онытмыйлар иде. Р.Мөхәммәдиев 5) күч. Хуҗалык, җитештерү, фән һәм техниканың бер өлкәсе. Барысы да – үз тармаклары буенча югары белемле кешеләр. В.Нуруллин. Шуңа күрә тармак терминологияләрен эшләүне белгечләргә (химикка, математикка, физикка) калдыру тиеш. А.Тимергалин 6) күч. Берәр өлкәдә барлыкка килгән агым, юнәлеш. Өстәвенә исламда нусайрияләр тармагы да бар (шигыйлыкта бер радикаль агым), ул чыннан да кайбер христиан дине элементларын үз эченә ала. А.Тимергалин 7) күч. Бербөтенне тәшкил иткән берничә яки күп караш, вакыйга һ.б.ш.ларның һәрберсе, һәр юнәлеше. Романчыга берничә сюжет тармагын ияртеп барырга кирәк. Ф.Хатипов |