ТАРМА и. 1) Кыргый киндераш, чәчелми үсеп чыккан киндер. Урак өстендә әтием белән әнием миннән бала караталар, көлтәгә баулык тарма йолкыталар һәм учма җыйдыралар. С.Кудаш // Гомумән киндераш. Италия сәяхәтчесе Иосафат Барбаро кыпчакларның алга киткән агрокультурасы булуы, бодай, тарма чәчеп зур уңыш алулары турында язып калдырган. И.Хуҗин 2) Шундый киндераштан сугып алынган майлы орлык. Тарма бөккәне. Тарма талканы |