ТАРЛЫ’К КЫЛУ ф. Кысу, чикләү, киртә ясау. Гаилә яшәеше хосусында тарлык кылалар, фәкыйрьләргә золым итәләр, ятим вә зәгыйфьләрнең хакларын ашайлар. Г.Бубый. Мәгәр «канымыз Чыңгыздан килә» дип мактанучы кайбер кабиләләр соңгы заманнарда җир-суга тарлык кылып, үзләренең җәберләрен арттыра башладылар. Г.Ибраһимов |