ТАРЛЫК и. 1) Тар булу, иңгә кыска булу, киңлеге аз булу хәле. Элек тә ул Акъяр хастаханәсенең искелегенә, кысанлыгына бик борчыла иде, шәһәрдәге зур хастаханәдән соң мондагы тарлык аны аеруча әрнетте. Г.Әпсәләмов

2) Кыскалык, урын аз булу күренеше. Астыңда нибары юка палас кына я бишмәт чабуы гына икәнлеге дә, урын тарлыктан аякларыңны сузып әлиф ятуың да онытыла. Г.Бәширов

3) Комачау, киртә, каршылык; зыян. Хәер инде, сезнең дөньяга сыймаган зур куанычыгызга тарлык ясыймындыр шул. М.Фәйзи

4) Чикләнгәнлек. Бу арада ул сулыш тарлыгыннан башка бернәрсә дә хис итми иде. Ш.Камал. Председатель Әхмәдулла, билгеле, үзен озак көттерүне яратмый, кырык эшен барлап, вакыты тарлыгын күрсәтмәкче була. В.Имамов

5) Кыенлык, мохтаҗлык, кытлык; фәкыйрьлек. Шул тарлыкта нәкъ алты ел узып китте, Амбарлардагы ашлыклар тәмам бетте ---. Кол Гали. Шундый тарлыкта яшәгән бөек рәссамның юмартлыгына сокландым... Г.Гомәр

6) Ризасызлык; тарсыну сыйфаты. Әмма адәм баласына андый тарлык килешми. Р.Вәлиев. Китәм, ди бит әнә. Күңелеңнең тарлыгына үләрсең! Н.Гыйматдинова

7) Билгеле сыйфатларның җитмәве, түбән дәрәҗәдә булуы, сайлык. Эрудициянең сайлыгы һәм тарлыгы үзен бигрәк тә җитди музыка әсәрләрен зиһенгә алуда күрсәтә. К.Гыйззәтов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә