ТАРЛАНУ ф. сир. 1) Берәр нәрсәнең булуына яки берәр сыйфатта булуына ачу белдерү, тарсыну. Фатыйма апай тарлана һәрнәрсәгә. Һәм диер: бу нәрсәгә, бу нәрсәгә? Г.Тукай. Шулай булгач, ничек без сандугачлар инде зарланмыйк, Күңелсез, тар бу тормыштан разый булыйк та тарланмыйк? Г.Шәрифи 2) Тартыну, уңайсызлану. Әни мине тапшырып, үзе киткәч, мин кызлар белән бергә «әлеп, би, ти, си, җымыкый»ны бер дә тарланмыйча кычкырып укый башладым. Г.Тукай 3) Берәр сәбәп белән яисә гомумән кәефсезләнү, эшли алмыйча һ.б. йөрү. Уйлыйм-уйлыйм – уйның рәтен тапмыйм, Әллә нәрсә җитми – тарланам. Ф.Бурнаш. Ялгызы гына тарланса, ник шартламый абзыкай. Т.Әйди Тарланып бетү Тәмам, бик нык тарлану. Тарланып бетте дөньям |