ТАРКАУЛЫК и. 1) Таркалганлык, таркау булу хәле. [Командирның] артыннан шундый ук тизлек, ләкин зур таркаулык белән эскадрон да китте. А.Шамов 2) Тәртипсезлек. Хәтта идәндә дә китаплар өелгән иде. – Сез бу таркаулыкка игътибар итмәгез, – диде карт. Г. Әпсәләмов 3) Бердәмсезлек, оешмаган булу. Баш күтәрүчеләр арасында туган таркаулыкны дошман тиз сизенде. В.Имамов. Мин Гали абыйны башта аңлап бетермәдем, бүленеп чыгып таркаулык китерә бит бу, дип уйладым. З.Зәйнуллин 4) Эзлексезлек, бәйләнешсезлек, чуалчыклык. Әмма бу әсәрдә әлеге образ тирәсенә тупланган хәл-вакыйгалар художестволы бербөтенне тәшкил итмиләр, ниндидер таркаулык үзен сиздерә. М.Кәбиров. Элеккегечә тыныч һәм катгый кыяфәт белән утырса да, киңәшмәнең калган өлешендә Җангир тәки фикер таркаулыгыннан арына алмады. Ә.Дусайлы 5) Сәламәт, нормаль эшләүдән туктау. Зиһен таркаулыгы чире йоктымы соң миңа? А.Хәсәнов 6) Эшне тиешенчә, тәртип белән эшли алмау күренеше. Бүлмәдә дә, кухняда да аунап яткан кәгазьләр, хатынының таркаулыгы, тәртипсезлек Вилданның эчен пошыра иде. М.Маликова |