ТАРКАУЛАНУ ф. Таркауга әверелү, таркау хәлгә килү; таркау, тәртипсез булып китү. Таркауланды, берничә иптәшенә тупас кына эндәшергә дә өлгерде [ул]. Т.Әйди Таркаулана бару Акрынлап таркаулану. Хәзерге чорда безнең илдә бара торган яшәү өчен көрәш, җәмгыятьтә үз-үзеңне генә ихтирам итү хисенең көчәя, коллективларның таркаулана баруы --- яшь кешенең якты омтылышларын сүндерә, үзенә тиешле тормыш юлы сайларга комачаулый. Безнең гәҗит Таркаулана башлау Таркаулануга таба бару. Шуннан түгәрәк бер нәтиҗәгә килде бугай төптәңре: хан чынлап та картайган, зиһене, акылы таркаулана башлаган. М.Хәбибуллин Таркаулана төшү Бераз таркаулану. Аның җитез һәм дәү адымнарына өлгерә алмаган кәҗә көтүе инде шактый сузыла, таркаулана төшкән. Р.Мөхәммәдиев Таркауланып бетү Бик нык таркаулану. Безгә хәзер ничә еллар үзара сугышып, таркауланып беткән милләтне дин һәм бөек тарих белән берләштерергә, ныгытырга кирәк. Ф.Бәйрәмова Таркауланып китү Кинәт таркаулану. Соңгы вакытта минем бик нык таркауланып китүем аңа да барып ирешкән иде булса кирәк, шунлыктан ул карышып тормады ---. З.Мәхмүди. Кинәт таркауланып киттем, әйләнә-тирәне күрмәс, шәйләмәс булдым. М.Юныс Таркауланып тору Вакытлыча таркаулану; әле, хәзер таркаулану |