ТАРКА’У с. 1. 1) Таралган, таркалган, тәртипсез, сибелгән. Көннәр елдагыча эссе булып, ачык зәңгәр күктә төшкә таба таркау болытлар күренгәләп, төштән соң шул үзләре йөзеп йөргән тирән һава диңгезендә эреп, күздән югалалар иде. Г.Рәфикый 2) Төрле җиргә таралган. [Коммунарлар] көндезен таркау булалар. Кайсы чабынлыкта, кайсы басуда да була. Ш.Камал 3) Оешмаган, берләшмәгән; бердәм түгел. Йосыф абзасы Шәехмамай бәк вафатыннан соң тәхетне үз кулына алса да, илендәге таркау мирзаларны берләштерә алмады. Р.Батулла. Гаиләбезнең шундый таркау, туганлык җепләре белән беркетелмәгән булуында әти һәм әни арасындагы салкынлык сәбәп булмадымы икән? Р.Габделхакова 4) Начар, түбән дәрәҗәдәге; оештырылмаган (эш барышы тур.). Кайда эшләр таркаурак булса, [Мусаны] шунда җибәрә башладылар. Ш.Маннур. Мөхәммәдьяр актив иҗат иткән кырыгынчы елларда илдә тынычлык бетә: илнең экономикасы таркау хәлгә килә, халыкның яшәү шартлары начарлана. Татар әдәбияты тарихы 5) махс. Төрле якка тигез итеп сибелгән, таралган, диффуз. Астрономиядә котып балкышларын өч төркемгә бүлеп карыйлар: тасмасыман, диффуз (таркау) һәм нурларсыман балкышлар. А.Тимергалин 6) сир. Җыйнаксыз, тотрыксыз (кеше гәүдәсе тур.). Әхми зур таркау гәүдәсе белән кузгалды. Г.Ибраһимов 7) күч. Эзлексез, бәйләнешсез, чуалчык. Әкренләп Дамирның миендәге таркау хәлдә булган уйлары тәртипкә салына башлады. И.Хуҗин. Беренче батарея командиры Исхаковның чыгышы барлык командирларның таркау фикерләренә нокта куйды. С.Поварисов 8) күч. Дикъкатьсез, игътибарсыз; тупланмаган. Гүя кәефе яхшы, акылы ачык вакытта таркау уйларын җыярга, әйтәсе сүзләрен хәтеренә төшерергә тырыша [ана]. Ә.Еники. Аның йөзе уйчан, игътибары таркау иде. Ә.Хәсәнов 9) күч. Эш-гамәлдә эзлеклелек, система, төгәллек сакланмаган, оешмаган. Югалмас. Үзең беләсең, безнең Зөһрә бераз таркаурак бит. Баласы да булгач... Ф.Яруллин 2. рәв. мәгъ. 1) Төрле урында, тәртипсез булып. Галим гадәтенчә һәрвакыт таркау ята торган эш коралларын эзләми. Ялкын 2) Оешмыйча, бердәм булмыйча. Зур дәүләт эшлеклесе һәм оста полководец буларак, Чыңгыз хан элек таркау яшәгән монгол кабиләләрен бер бөтен дәүләткә туплавы белән уңай эш эшли. Р.Фәхретдинов 3) Эзлексез, бәйләнешсез итеп. Кырык-кырык ике яшьләрдәге әзмәвердәй таза ир беренче сүзләрен кыюсыз һәм таркау башлап китте ---. В.Имамов. Зиһенен җыярга өлгермәгән хайван табибы таркау гына җавап бирә ---. Т.Нәҗмиев 4) Игътибарсыз итеп. Илсөяр Җәүһәр белән бик таркау сөйләште. Ф.Яруллин 5) Эленке-салынкы. Таркау эшләү 3. и. мәгъ. Таркаулык. Таркалмаган илләремә Таркау керттең, һай син, бала! Н.Исәнбәт |