ТАРКАТУ ф. 1) Җимерү, таркау итү. Дүрт-биш көн эчендә алты миномётыгыз шартлады, Берлинга барып җиткәнче, берсе дә калмаячак, полкны таркатырга кирәк, дип җанга тияләр. С.Поварисов. Газнәвиләр династиясенә нигез салучы Мәхмүт Һиндстанга берничә мәртәбә яу белән бара, аның күп кенә өлешләрен җимерә, тарката. Гасырлар авазы

2) Тарату, исраф итү. Малны таркатмыйк дип, хуҗабикә каравылчылардан баш тартып, дүртәвесе генә шул йортта яши калдылар. Р.Батулла. Ызгышып, мал бүлеп ятып, нинди дәүләтне таркатканнар бит. Р.Сәгъди

3) Берәр төркем эчендә, оешмада таркаулык тудыру, яшәп килгән иҗтимагый тәртипне бозу. Козгын Вәли--- бригаданың эшен таркатырга тырышучы кулак. М.Җәлил

4) Вак өлешләргә аеру, юк итү. Бу дару кан тамырларын йомшартучы матдә молекуласын тарката. А.Тимергалин

5) хим. Химик матдәләрне ваграк состав өлешләренә аеру. Ун диюгә, мин сезгә үземнән импульс-биотокларымны җибәрәм, ул --- токсин, нитратларны таркатып чыгара торган һәм сез белгән, белмәгән авыруларны да дәвалый... Н.Хәсәнов. [Кеше] Үз-үзеңне хәтта бетерерлек Көч тупладың, атом таркатып. И.Гыйләҗев

6) мат. Берәр санны берничә санның тапкырчыгышы яки суммасы рәвешенә китерү. Шахмат программасы бу борынгы уенны алгоритмга таркатып, гап-гади уенчыкка әйләндергән. А.Тимергалин. Тамырлары булган квадрат өчбуынны тапкырлаучыларга таркату ---. Алгебра

7) лингв. Сүзне иҗек, тамыр, кушымча кебек кисәкләргә бүлү. Мәсәлән, латинчадан «интеллигенция» сүзен иҗекләргә таркатыйк ---. Ф.Мөслимова

8) күч. Моң, сагыш һ.б.ш. берәр тискәре хис яки халәттән котылу, арыну. Кич белән Садри, казарма эчендә хөкем сөргән күңелсезлекне таркату уе белән, шаяру рәвешендәрәк: «Скрипканы да ватып әрәм иткән бит тинтәк!» – диде. Ш.Камал

Тарката бару Берәмләп эзлекле рәвештә таркату

Тарката башлау Таркатырга тотыну. Агулы гөмбәләрдәге матдәләр кешенең бавырын һәм бөерен тарката башлый, баш мие һәм йөрәк эшчәнлеген боза. Биектау. Чөнки вирус организмны үзен сиздертмичә генә тарката башлый. Кызыл таң

Тарката тору Әлегә таркату. Әдәбият гыйлеменең, көндәлек тәнкыйтьнең бары тик юбилейлар уңаеннан гына «җанланып» алуы иҗади шәхесне рухи тарката торды ---. А.Хәлим

Тарката төшү Бераз таркату; тагын да таркату

Таркатып ату Көтмәгәндә, тиз арада таркату. Бер ояга кушам, бер бәйләмгә төйним, дигән булып, абый бар татар дөньясын кырмыска оясы урынына чәчкәләп вә таркатып атты. В.Имамов. Әгәр дә без аларны бер-берсеннән аера башлыйбыз икән, ул вакытта кеше җанын да таркатып атабыз ---. Ф.Яхин

Таркатып бетерү Тулысынча таркату. Ә син иң алдынгы колхозны таркатып бетерә яздың. В.Нуруллин. Сигезенче «Б»ны тәмам таркатып бетердең бит инде. М.Маликова

Таркатып җибәрү Кинәт яки бераз таркату. Мичтә утын ягып, утлы күмерләре генә калгач, бераз таркатып җибәр. К.Насыйри. «По места-а-м!» дигән команда, кинәт тыныч күк йөзен телеп үткән күк күкрәве кебек, аның уйларын таркатып җибәрде. С.Поварисов

Таркатып килү Күптәннән бирле даими рәвештә таркату. Аны шул алда әйткән ярты-йортылык, дин өчен мәҗбүри булмаган либерализм эчтән таркатып килә төсле. Н.Шәфигуллин

Таркатып ташлау к. таркатып ату. Ул үзен хәтерсез элементларга тикле таркатып ташлый алыр иде! А.Тимергалин

Таркатып тору Даими яки әледән-әле таркату; әле, хәзер таркату. Термитлар корыган агач кәүсәләрен һәм коелган яфракларны бертуктаусыз таркатып торалар ---. Башлангыч география курсы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә