ТАРКАЛЫШ и. 1) Таркалу күренеше. Радиоактив таркалыш процессын без күрмибез, турыдан-туры сизмибез. М.Габдрахманов. Әйе, кызганычка каршы, татарларның бер өлешендә рухи һәм әхлакый таркалыш күзәтелә. Ватаным Татарстан

2) Тәртипсезлек; бөлгенлек. Уйлап карасаң, чыннан да, илдә әле Гражданнар сугышы тәмамланмаган, икътисад һәм транспорт өлкәсендә таркалыш дәвам итә ---. К.Гыйззәтов. Ике меңенче еллар башында хуҗалык таркалыш кичерә, хезмәт хакын тоткарлык белән бирәләр, елга ике тапкыр. Тәтеш таңнары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә