ТАРКАЛУ ф. 1) Аерым өлешләрдән, элементлардан торган нәрсәләрнең бөтенлеге, төзеклеге бозылу, төзелеш тәртибе югалу. Аннан соң ул Мәргәннең тузып таркалырга җиткән аяк киемен салдырды, ярага әлеге яфракларны япты һәм, букча кебек нәрсәсеннән чүпрәк кисәге алып, ярасын бәйләп куйды. И.Хуҗин

2) Тәртипсез рәвештә төрле якка таралу (җан ияләре тур.); таралышу. Шуннан соң бандитлар таркала һәм кайсы кая кача башладылар. Ш.Камал. Чәчелеп, таркалып йөрмәгез әле, бар хәсрәтегез көмеш булсын. Т.Әйди

3) Тәртипсез хәлгә килү, тузып, таралып яту. Юлбасарларга килсәк, алар берничә көннән соң тагын тау куышына килделәр һәм дошманнарының гәүдәсе югалганлыгын, ә акча капчыкларының җирдә таркалып ятканын күрделәр. Әкият

4) Гадирәк, ваграк төзелешле кисәкләргә аерылу (химик матдәләр, кушылмалар һ.б. тур.). Өстән төшеп торган сары яфраклар, шәһәр утларына бәрелеп, миллионлаган тәңкәләргә таркала сыман. Э.Гадел. Чөнки бу вакыт эчендә тере организмнар гына түгел, теләсә нинди ныклы материалдан ясалган корабльләр дә атомнарга таркалачак. Р.Мөхәммәдиев

5) күч. Берәр иҗтимагый оешма, төркем, берләшмә һ.б.ш.ның әгъзалары арасында бәйләнеш өзелү, бердәмлек югалу. Шушы хәлне аңласаң, соңгы елларда кеше үтерү, йорт басу, гаилә таркалу статистикасының кинәт үсеп китүенә төшенү бер дә катлаулы эш түгел. М.Юныс. Шулай нигезләр таркала, милләтебез сыеклана. Ф.Яруллин

6) күч. Нинди дә булса тарихи-традицион иҗтимагый күренеш яки иҗтимагый строй яшәүдән туктау, юкка чыгу. Без изге һәм какшамас дип санаган Ватан таркалды. Ф.Яруллин. Илләр таркалалар, президентлары алышына, ул империяләрнең исемнәре дә үзгәрә. Ф.Яхин

7) күч. Барып чыкмау, тәртибе бозылу, мәгънәсе югалу, өзелү, сүтелү (план, эш һ.б.ш. тур.). Киңәшле эш таркалмас, дигәннәр безнең бабаларыбыз. М.Хәбибуллин. Димәк, килешү таркала, иң шәп егетләрнең берсе торып кала, дип хафага төшкән [ул]. З.Мурсиев

8) күч. Нинди дә булса нормалар бозылу, үтәлүдән туктау. Әгәр дә бүгенге көндә мәктәп бусагасыннан башланган, күңелгә салып ныгытылган, хакыйкать дип танылган кануннар таркала һәм юкка чыга икән, аның монда ни гаебе бар? Ф.Яхин

Таркалып төшү Юкка чыгу. Культ һәм торгынлык елларындагы ысулда берләшкән коллективлар, тышкы яктан гына укмаша да, иң беренче сынау вакытында ук таралып, таркалып төшә. М.Юныс

Таркала бару Торган саен акрынлап таркалу. Череп таркала барган сарай тәрбия ысулына безнең тормышыбызда урын юктыр. Г.Исхакый. Зиһеннәре сау чакта намуслары тотмагач, инде хәзер, акыллары таркала барганда гафу үтенерләр, дисезме? Ф.Яхин

Таркала башлау Таркалырга тотыну. Мөһаҗирләр олавы әнә шулай итеп таркала башлады. В.Имамов

Таркала төшү Бераз таркалу; тагы да таркалу

Таркалып бару Һаман акрынлап таркалу. Гомер буе тир түгеп, бөртекләп торгызылган хуҗалык инде таркалып бара, алда бөлгенлек, ачлык теш ыржайтып тора. М.Галәү. Шунысы гаҗәп: бәхет таулары вәгъдә иткән мәхәббәт нигезендә корылган никахларның һәр өченчесе таркалып бара! Т.Әйди

Таркалып бетү Тәмам, тулысынча таркалу. Менә мондый вакытларда Гыйлаҗи булмаса, без, лачыннан качкан чәүкәләр кебек, таркалабыз да бетәбез. Г.Ибраһимов. XV гасырның башларында, Алтын Урда таркалып беткәч, әлеге күчмәннәр Олы Урдага кергәннәр. И.Хуҗин

Таркалып килү Күптәннән бирле таркалу; соңгы арада таркала башлау. Хәзер генә төшендем: алар бернинди дә яхшыру булмаячагын, алда нинди аяныч көннәр киләсен сизенгәннәр, илнең таркалып килүен, өстә утыручыларның ни кылануларын күргәннәр, аңлаганнар. Ф.Садриев

Таркалып китү Кинәт таркалу. Чабып бара торгач, бер түмгәккә эләгеп, мичкә таркалып китте. К.Насыйри. Ләкин ир тынычлыгын югалтмагач, үзенең фикере таркалып китте. М.Кәбиров

Таркалып кую Көтмәгәндә таркалу. Әйтик, кайбер күренешләрдә актёрларның көлке детальләр белән артык мавыгып китүләре аркасында ансамбль таркалып куя. Р.Батулла. Зур кыенлыклар белән генә оешкан революцион оешма әнә шул рәвешле гел көтмәгәндә таркалып куя. Р.Мөхәммәдиев

Таркалып тору Даими яки әледән-әле таркалу; әле, хәзер таркалу

Таркалып яту сөйл. к. таркалып тору. Ул планетада үле шәһәрләр, эре индустрия объектлары әкрен генә таркалып ята ---. З.Мифтахов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә