ТАРИХЧЫ и. 1) Тарих фәннәре галиме, тарих белгече. Гуннар арасындагы бериш халыкларның утрак тормыш белән көн күргәннәрен шул чорның күп кенә тарихчылары Биармия дип атыйлар. М.Хәбибуллин. Тарихчылар папирус төргәкләренә уелып язылган меңләгән китап хакында сүз йөртәләр бит. М.Әмирханов

2) Берәр фәннең барлыкка килүен, үсешен өйрәнүче галим. Әдәбият тарихчысы профессор Хатип әфәнде Миңнегуловның «Сәйф Сараи: Тормышы һәм иҗаты» дигән хезмәте аерым китап буларак 1976 нчы елда дөнья күргән иде. Ф.Яхин

3) Тарих укытучысы. Тарихчы шатлана, чөнки укучының сорау бирүе, гомумән, синең фәнең белән кызыксыналар дигән сүз, ул җанланып сөйли башлый. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә