ТАРИХЛЫ с. 1) Тарихы булган; борынгы. Без – мәдәниятле, тарихлы һәм мираслы халык. Н.Исәнбәт. Әлбәттә, тарихлы борынгы халыкның үзенең үткәне гәүдәләнгән мифологиясе дә булырга тиеш. И.Хуҗин 2) иск. Датасы куелган, датасы күрсәтелгән. «Нижний өлкәсе Намика авылы Котлыгмөхәммәд мирза бине Ягъкуб» дип язылган 1200 нче (1785) тарихлы кәгазьне үз күзебез белән күрдек. Ш.Мәрҗани |