ТАРИХИ с. гар. 1) Тарихта булган, тарих дәвамында булып үткән. Шулай ук Нугай урдасының бу картада урын алмавы – аның тарихи роле төшә бару сәбәбеннән дип аңларга кирәк ---. Шура. Шәрык вә Гаребне бергә тоташтыручы Идел елгасы өчен көрәш – гасырлар буенча килгән тарихи бер вакыйгадыр. Г.Гобәйдуллин 2) Тарихка бәйле, тарих закончалыкларыннан килеп чыккан. Шулай да тарихи процессларның бер кануны бәхәссез: тарих мизанында әле золым ягы баса, әле демократия җиңеп чыга. А.Тимергалин. Тарихи үсеш дәверендә вакыт-вакыт булып торган мондый хәлләр кешеләрнең тормышында да урын алалар. Ф.Яхин 3) Тарихта зур һәм киң колачлы булуы белән аерылып торган. Бу тарихи вакыйгалар Приск Панийский язмаларында сакланган. З.Хәким 4) Билгеле бер өлкәдә әһәмиятле, бик зур казаныш саналырлык. СССР төзелү – дөньякүләм тарихи вакыйга, шуңа да бу көннәрдә коммунистларның бер платформада, катгый бер фикердә торуы зарур. Р.Мөхәммәдиев. Ә бүгенгесе – 1943 елның 5 август көнендәгесе – Кызыл китапка язылып кала торган тарихи җиңү. С.Поварисов 5) Әһәмиятле берәр вакыйга, бөек кешеләр исеме белән бәйләнгән; борынгы чорларда төзелгән. Безне еш кына Ленинградка увольнениегә җибәрәләр, ял көннәрендә төрле тарихи урыннарга экскурсияләргә, театрларга алып баралар иде. В.Нуруллин. Баксаң, тарихи йорт инде үзе. А.Тимергалин 6) Тарихта булган; чын, дөрес. Нинди генә тарихи фактны алсагыз да, аны шушы күзлектән карарга тырышыгыз, дигән сүзләр генә истә калган. Р.Вәлиев. Әлегә безне тарихи татар-монголлар белән бутау дәвам итә ---. Т.Әйди 7) Тарих фәнендә өйрәнелгән, тарих фәне белән бәйләнешле. Байтак тарихи документлар экспонатлар итеп тә куелган. В.Имамов. Аттила белән Баладайның тарихи елъязмаларда беренче тапкыр телгә алынулары Көнчыгыш Рим империясе идарәчесе белән Маргус шәһәрендә (Позаревак) төзелгән килешүләргә бәйле. З.Хәким 8) Үткәндәге истәлекле зур вакыйганы сурәтләгән, шуңа багышланган (әдәбият, сәнгать әсәрләре тур.). Тарихи романнарыгыз укырга яраксыз. А.Тимергалин 9) Ерак үткәннәргә бәйләнешле. Бүгенге көндә аларның барысы да тарихи истәлек кенә булып калды. М.Юныс 10) Элек халык тормышында зур роль уйнаган; югалмас эз калдырган. Мәгъдәни кулъязмасындагы тарихи эзлеклелеккә, борынгы Болгар дәүләте чорыннан алып XX гасыр башына кадәр яшәгән һәм эшләгән күренекле тарихи шәхесләр турында кыйммәтле мәгълүматлар туплый алуына соклануыннан хәйраннар булды. М.Хәсәнов 11) Борынгы, ата-бабалардан килгән. Алар үз тарихи тамырларын, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын кадерләп саклый. Т.Нәҗмиев. Хәзер инде без тарихи Ватаныбызга кайтырга һәм аңа милли дәүләт буларак ныгырга булышырга тиеш. А.Нәҗми 12) Төрле чорларга караган фактларны чагыштырып, теге яки бу өлкәнең эволюциясен өйрәнә торган (фән тармаклары тур.) Тарихи грамматикада шулай ук күп кенә кушымчаларның статусы үзгәрү күренеше, ягъни сүзьясагыч морфемаларның формаясагычларга күчүе, һәм киресенчә, күп кенә формаясагыч кушымчаларның сүзнең тарихи тамыры белән берегүе яки сүзьясагычларга әверелүе дә билгеләнгән. Ф.Хисамова 13) Электән килгән, буыннан-буынга тапшырыла торган. Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? Г.Тукай |