ТАРИХ и. гар. 1) Чынбарлыктагы берәр аерым күренешнең башыннан ахырынача, бөтен яшәү дәверендә булган вакыйгалар, үзгәрешләр тезмәсе. Тарих шул майлаган арба кебек шома гына бармый. Г.Исхакый. Кешелекнең бөек тарихы, Газинур, азатлык өчен көрәш тарихы ул. Г.Әпсәләмов 2) Җәмгыять үсешенең билгеле бер чорында булган вакыйгалар тезмәсе. Татар халкының Урта гасырлар тарихы битләреннән гаделсезгә төшереп калдырылган, әмма бик игътибарга лаек олуг тарихы бар. Р.Фәхретдинов 3) Берәр ил, объект һ.б.ш.ның барлыкка килүеннән башлап саналган вакыйгалар тезмәсе. Институт тарихында Ильясова яшендәге хатын-кызның мондый урынга сайланганы юк иде әле. М.Маликова. Букинистлар белән сөйләшенеп, татар тарихына караган искерәк китапларны минем өчен калдырып торырга, дигән килешүебез бар иде. А.Тимергалин 4) Үсештәге тормыш, чынбарлык. Тарих юлы тулы хата, хата... Тарих юлы – безнең үткәннәр. «Иң дөрес юлдан барасыз!» – дип, Хата юлдан алып киткәннәр дә Үзләре дә... үлеп беткәннәр... С.Рәхмәтулла 5) Үткән-булган вакыйгалар, кешеләр, күренекле шәхесләр һ.б. турында белешмәләр, истәлекләр. Җырлап туктагач, бер-ике сүз белән җырның тарихы турында белешмә бирде: монысын фәлән авылның фәлән кешесе чыгарган, диде ---. Н.Фәттах 6) Кешелек җәмгыятенең барлыкка килүе, үсеше турындагы фән. Баксам, ул чыннан да әллә кем булмаган икән: сәясәт белән тарих фәнен бутап, хакыйкатьне идеология белән бозып харап иткән галим кисәкчеге. Ф.Яхин 7) Аерым фәннәрнең үсешен өйрәнә торган тармак. Сергей Королёв белән Вернер фон Браун – ракета техникасы тарихында бердәй бөек фигуралар. А.Тимергалин. Менә мин үзем КПСС тарихы буенча яклаган идем диссертацияне. Н.Кәримова 8) Җәмгыять үсеше турындагы дәрес предметы. Ул аларны тарихтан укытты. Ф.Яхин. Математика, әдәбият, физика, химия, тарих фәннәре буенча барлык класслар өчен дәреслекләр җыйды, шуларны укырга утырды. З.Мурсиев 9) Җәмгыять үсеше турында язылган китап, дәреслек. Исемең калсын үзең үлсәң дә, Тарихларда укып ятларлык. М.Җәлил 10) Башы-азагы, үсеше булган вакыйга, маҗара. Клиникадан чыгып киткәнче, Җәмилә Закировна аның бүлмәсенә сугылды. Дәүләтшин өстәл артында авыру тарихы тутырып утыра иде, профессор кергәч, аягүрә басып, халатын тарткалады. М.Маликова. Сүзен нидән башларга микән дигән шикелле, Мәхмүт тамагын кыргалап торды да үзенең мәхәббәт тарихын сөйләп китте ---. Ф.Хуҗин 11) Аерым сөйләнерлек яисә сөйләнеп йөртелә торган вакыйга; хикәя, маҗара, кыйсса. Сарсымбайда үткәргән төндә сүзнең күбе шул турыда булды. Симез найманнарның яман кара тарихларын, үзе алар белән ничек көрәшкәнен озак-озак хикәя кылды. Г.Ибраһимов. Бөтен күңелемне ниндидер серле, могҗизалы тарих тыңларга көйләдем. Г.Гыйльманов 12) иск. Дата. Тарих мең дә тугыз йөз дә Туксан алтынчы ел эчендә, Рәстәмне үтерәләр Унтугызынчы апрель кичендә. Бәет. Тарих мең дә тугыз йөз дә... ярар инде, Сюжетыбыз безнең чорга карар инде. Оста кеше дөнья малын табар инде, Культуралы ысуллары булгач имди. Г.Афзал ◊ Тарих арбасы Кешелек җәмгыятенең туктаусыз үсештә, хәрәкәттә булуы турында. Әллә вак-төяк бәхәсләр, ызгыш-талашлар эченә чумып, тарих арбасыннан төшеп калырбызмы? Р.Вәлиев. Сабырлык – киңәшче генә, тарих арбасы тизлеген арттырган вакытта һич тә соңарырга ярамый, кадакны вакытында сугып барырга кирәк. Ф.Яхин. Тарих бите Тормыш-яшәеш барышында булган вакыйгаларның халык хәтерендә саклануы. Карасак та тарих битен актарып, Ышанырбыз: батыр, сугышчан халык! Мәгърифәтле дигән олы аты бар... И.Юзеев. Телен югалткан халык иртәгә тарих битеннән төшеп кала. Мәдәни җомга. Тарих битенә уеп калдыру Мәңгеләштерү, киләчәк буыннарга калдыру. Ул әнә, авыр хәсрәт килгән саен, үзенең үткен балтасы белән ишегалдындагы карт шомырт агачына кирт ясый, әйтерсең күңелдәге ярасын, киләчәк буыннар күрсен өчен, тарих битенә уеп калдыра. Ф.Яруллин. Тарих битенә эләгү Берәр әһәмиятле гамәле белән танылу; мәңгеләшү. Талантлы рәссамның матур рамга киергән киндеренә эләгү – ул бит чал тарих битенә эләгү, мәңгелеккә атлау! А.Хәсәнов. Тарихка керү Танылу; мәңгеләштерелү. Әгәр бу тарихи, затлы китап булса, без синең белән, Азат дус, тарихка керәбез. А.Гадел. Тарихка язып кую к. тарих битенә уеп калдыру. – Без синең исемне Волконскаялар, Трубецкаялар белән рәттән тарихка язып куярбыз, – диде Әнвәр. М.Маликова. Тарихта калу 1) Танылу, хәтердә саклану, мәңгеләштерелү. Әхмәтҗан Нуриман исемле бер мулла белән Зәки остазның бәхәсе тарихта калган. Р.Батулла; 2) Кулланыштан төшеп калу, актуальлеген югалту. Политинформация заманнары инде тарихта калды. З.Мәхмүди. Тарих тәгәрмәче Иҗтимагый үсешнең котылгысыз хәрәкәте, барышы турында. Бу көн тарих тәгәрмәчендәге бер мең бер йөз илле бишенче ел әйләнәсе иде. В.Имамов. Тәк, тудым да һава суладым. Тарих тәгәрмәче әйләнгәндә, Туктасын дип, таяк тыкмадым. Г.Афзал. Тарих чүплеге Тарихка яманаты чыккан кешеләр, вакыйгалар турында. Илнең, халкыбызның тарих чүплегенә барып терәлгәнен кул кушырып көтеп утыру ярамас. Р.Мөхәммәдиев. Синең кебекләрне без тарих чүплегенә төртеп төшерергә, шунда олактырырга тиешбез! Ф.Яхин |