ТАРИКАТЬ и. гар. 1) иск. Юл, мәсләк 2) Аллаһка ирешү максаты белән тотылган юл; берәр мөридкә, ишанга ияреп, билгеле шартларны кабул итеп, әхлакны яхшыртуны, начар гадәтләрдән арынуны, тәүхиднең хакыйкатенә ирешүне максат иткән тәсаувыф юлы. Сәет әфәнде нәкышьбәндия һәм шәзилия тарикатенең (суфилар тоткан дини юнәлеш) билгеле суфи шәехе иде. Кызыл таң 3) Берәр шәхескә ияргән кешеләр өчен билгеләнгән әхлакый һәм социаль кагыйдәләрнең бөтенесе һәм шул кагыйдәләргә корылган җәмгыять. Соңгы гасырларда Бохарада --- тарикатькә даир нәрсәләр тәрҗемә ителеп вөҗүдкә килгәннәр. Ф.Әмирхан. Тарихка, рухи мираска кагылышлы сәхифәләрдән Казанның борынгы зиратлары, ислам тарихы, Идел буендагы тарикатьләр турындагы һәм башка кызыклы темаларны колачлаган язмаларны укырга мөмкин. Казан утлары 4) Аллаһка ирешү юлындагы дүрт дәрәҗәдән (шәригать, тарикать, мәгърифәт, хакыйкать) икенчесе; тәсаувыф, суфичылык. Ул кырык мәкамнең ун мәкаме шәригатьтә торыр, вә ун мәкаме тарикатьтә торыр, вә ун мәкаме мәгърифәттә торыр, вә ун мәкаме хакыйкатьтә торыр. Ә.Ясәви |