ТАРБАЛАК и. иск. кимс. 1) 1917 елга кадәрге чорда европача киенгән татар яшьләренә кадимчеләр биргән кушамат. Өченче көн шул динсез җәмгыятькә кергән, анда теге тарбалаклар, әдәбият кичәсе ясыйбыз, файдасын җәмгыятькә бирәбез, дип, прашиния биргәннәр икән, бу динсез шунда яшьләрне яклап утырган була, ди. Г.Камал

2) Стиляга. – Ә монысы, әрәмтамак, тарбалак булганың өчен!.. – дип, җан ачуым белән, кулларым ут булып янганчы, уңлы-суллы яңакладым тегене. М.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә