ТАРАЮ ф. 1) Тар хәлгә килү, тар булу. Аннары шикәр чире белән авыручыларның аяк кан тамырлары тарая. Кызыл таң 2) Кысынкылану; урын, мәйдан кечерәю. Ләкин алай итү үзе күптөрле кыенлыклар тудырды: эшчеләргә иркенләп эшләр өчен урын тарайды... М.Хәсәнов. Язлыкта елга ярларыннан чыга, таша, дулый, котырына, ә җәен, корылыкта, киресенчә, тарая, саега, кибә. Р.Кәрами 3) лингв. Берничә мәгънәнең кайсыларыдыр, аңлашылмый башлау сәбәпле, кулланыштан төшеп калу. Татарча дини текстларда (мәсәлән, «Коръән тәфсире»ндә) «җәза» сүзен «воздаяние» мәгънәсендә куллану күзәтелсә дә, «җәза»ның бүгенге мәгънәсе тарайган, ул «яман эш өчен түләтү»гәрәк тарта. А.Тимергалин 4) күч. Кем өчен дә булса шартлар начарлану; мөмкинлекләр чикләнү; билгеле бер кысаларга кертелү, кысылу. Димәк, каты куллы баярларның азатлыгы тараячак. Р.Батулла 5) күч. Сүлпәнләнү, акрынаю, берникадәр кыенлашу, авыраю (сулау, фикер йөртү тур.). Шул сәбәпле һәммә тәмәке тартучылар авыр тәнәффүс кылалар, сулуы тараядыр, йөткерәдер. К.Насыйри. Яше кипте [аның], зиһене тарайды, күңеле хәтер вә тәкъвалыкка чорналды. М.Әмирханов 6) күч. Кимсенү, җәберсенү, ачулану, үчегү (күңел, хис һ.б. тур.). Кеше күңеле шундый инде ул, кайвакытта тараерга да мөмкин анысы. Ф.Яхин 7) күч. Куллану өлкәсе, эчтәлеге чикләнү. Инде сөйләшүнең темасы һаман тарая, конкретлаша иде. М.Юныс. Сүзләрнең кулланылыш даирәсе тарая икән, димәк, сөйләмдә файдаланылган сүзләр дә кими. Казан утлары Тараеп алу Беразга гына тараю. Бу урында бераз тараеп ала да олы, киң бүлмәгә килеп чыга... Г.Гыйльманов Тараеп бару Торган саен, акрынлап тараю. Минем вакыт тараеп бара иде инде. Ф.Яхин. Бүген телебезне белү бик сирәк урыннарда таләп ителә, ягъни аның куллану сферасы элек тә тар булса, хәзер ул бөтенләй тараеп бара. Безнең юл Тараеп бетү Тәмам, бик нык тараю. Үлән кыягының очы нигә тараеп бетүен өйрәнә бугай ул. М.Хуҗин Тараеп килү Соңгы арада акрынлап тарая башлау. Моның өчен мөһим булган ирекле матбугат, ирекле фикер алышу өчен шартлар да торган саен тараеп килә. Безнең гәҗит Тараеп китү Кисәк тараю. Җавап сүзе сорады һәм, күңеле тараеп китеп, премиянең кечкенәлегенә канәгатьсезлеген белдерде [ул]. Ф.Яхин Тараеп кую Кинәт тараю; тарайган хәлгә килү. Юл-сукмак тар, бара-бара ул бөтенләй тараеп куя ---. А.Гыйләҗев. Түләк Ябалак тавының иң биек кыясыннан кош кебек очып төшкәндә, Сайдәнең йөрәге кысылып, сулышы тараеп куя иде ---. Г.Гыйльманов Тараеп тору Даими яки әледән-әле тараю; әле, хәзер тараю; тар булып күренү. Сүбәдәйнең йөзе озынча, өскә таба маңгае тараеп тора, киң кашлы, юка иренле. М.Хәбибуллин Тарая башлау Тараерга тотыну; тараю билгеләре бераз сизелү. Уй үзенә эшли башларга вакыт икәнен сизенә, ләкин кайдан тотынырга кирәк икәнен белми дә каушап кала иде: бүлмә тарая башлады, тарая, тарая... менә инде ул Хәятны кысарга ук тотынды... Ф.Әмирхан. Кесәләре калыная барган саен, кайберәүләргә җир тарая башлыймы соң әллә... Р.Мөхәммәдиев Тарая бару Торган саен күбрәк тараю. Ат көннән-көн азрак тирли, үргә җиңелрәк менә, танау тишекләре тарая бара, күзендә дә шашкынлык кими, корсагы күзгә күренеп кими иде. Р.Батулла Тарая төшү Бераз тараю; тагын да тараю. Көннәр узу белән, алачык миңа тарая төшкән кебек булды. Н.Хәсәнов. Анда инеш тарая төшә, улактан аккан чишмә кебек, кысынкы арадан, сикерә-сикерә, ары чабып китә һәм шушы бусаганы үткәннән соң, кабат киңәя төшеп тынып кала иде. Т.Нурмөхәммәтов |