ТАРАФЫННАН бәйл. «Хәрәкәт чыганагы, тәэсир итүче, активлык күрсәтүче яктан» мәгънәсендә. Ләйлә татар шагыйрьләреннән берсенең «Сагыну» исемле шигырен җырлый, Нәфисә дә татар композиторы тарафыннан «Сагыну»га билгеләп ясалган көйне уйный иде. Ф.Әмирхан. Бергә яшик, балалар, оныклар үстерик, бер-беребезнең кадерен белеп, Ходай тарафыннан бирелгән гомерләребезнең ямен күреп яшик... Г.Гыйльманов |