ТАРАФСЫЗ с. 1. Бер тарафка да иярмәгән, бер тарафны да якламаган, нейтраль, битараф. --- Мәгълүмат чарасының кем акчасына яшәве мөһим түгел, ул тарафсыз, чын хакыйкатьне яктыртырга тиеш. Безнең гәҗит 2. рәв. мәгъ. Бер тарафны да өстен куймыйча, объектив. Мисалга, В.Дробков --- аларның дәгъвалары табигый икәнлекне дә тарафсыз (объектив) күрсәтүне хаҗәт санамаган, Афина һәм Мәскәү файдасына хезмәт итәргә тырышу аны хакыйкатьне ачудан тәмам ераклаштырган иде. Т.Әйди |