ТАРАФ и. гар. 1) Як, юнәлеш. Кеше дулкыны, тоташ ташкын булып, әле бер, әле икенче тарафка агыла. М.Әмирханов

2) Горизонтның, дөньяның төп яклары. Көнчыгыш тарафтан ашыкмыйча гына күтәрелеп килгән кояш, нурлары белән офыкны кызыл төскә манып, тиздән көндәлек сәяхәтен башлап җибәрәчәк. Ф.Хуҗин. Кояш баешы тарафында авылларны, шәһәрләрне, йортларны, кешеләрне сытып, җимереп, яндырып, җир белән тигезләп, канга сусаган, котырган вәхшиләр кара болыт булып ябырылып, илебез күген каплап киләләр... Р.Хәбибуллина

3) Тирә-юньнең аерым ягы, бер өлеше. Ләкин эш хәзрәт уйлаганча чыкмады: хатыннар бер тарафка, ирләр икенче тарафка сафландылар да ике арада юл шикелле бер ачыклык калдырдылар. Ф.Әмирхан. Бөтен тараф ак һәм карага әверелеп калган: шәһәрнең биек йортлары да, болытлар да, еракта күренүче агачлык һәм калкулыклар да. Ф.Яхин. Авылының газиз һәр тарафы Хәтер сандыгында саклана. Г.Гайнетдинова

4) Берәр аерым урын. Кызның өенә һәр тарафтан яучылар килә башладылар. Г.Тукай

5) Үзара капма-каршы ике ягы булган (эче һәм тышы, алды һәм арты) әйбернең бер ягы. Ишекнең тышкы тарафында ике хатынның кычкырышкан авазлары ишетелә. Г.Камал. Газетаның эч тарафын актара башладым. Ш.Камал

6) Төбәк, өлкә, як. – Кырым тарафларында тәрбия алган бәндә ләбаса син, морза, нигә шулай үз кардәшләреңне күрә алмыйсың, – дип, аталык һаман морзаны акылга китерергә чамалый иде. М.Әмирханов. Ә көннәрдән бер көнне безнең урамда бер яңалык булды: Гөлсинур апаларга ерак Себер тарафларыннан энесенең улы кайтып төште. Ф.Җамалетдинова

7) Көрәшүче, көндәш яки берләшеп эшләүче якларның берсе. Һәр ике тараф, тиешле кануннар үтәлгән хәлдә, үзара ярдәмләшү нигезендә ике дәүләт архивлары арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтәчәкләр. Гасырлар авазы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә