ТАРА’У II с. 1. 1) Бүлгәләнгән; өзек-өзек. Төн болытлы булса, бу шәүләләр Тагын матур булып яналар, Болытларның тарау толымнарын Алсу ефәк суга маналар... Ш.Маннур 2) Бергә тупланмаган, сибелгән, чәчелгән хәлдәге. --- чит-читләре куе камышлык белән уратып алынган зәңгәрсу каралҗым күл буенда яссы түбәле тарау бер авыл барлыкка килде. Н.Фәттах. Уйладыңмы халкың язмышларын, җитмеш якта тарау улларын? Р.Фәйзуллин 3) Бәйләнеше булмаган, бөтенлексез. «Сак-сок»ның тарау бәетләреннән бу хикәядә нәрсә сөйләнгәнен бер дә хаслы рәвештә белеп булмый. Г.Тукай 4) күч. Буталчык, таркау, бәйләнешсез, төзек булмаган. Мингаян, үзенең тарау уйларын җыя барып, ничек тә аклану ягын карады. С.Рафиков 2. рәв. мәгъ. 1) Тәртипсез рәвештә, җыелмыйча, чәчелеп. Элек тәмле пәрәмәч, төче коймак исе килеп торган чиста кухнядан борынга ят дару исләре килә, нәрсә-каралар элеккечә үз урыннарында түгел, теләсә ничек тарау яталар ---. А.Гыйләҗев. Мандолинда... җанда уйный кыз кулы! Нурланды бүлмәм, яп-якты өстәлем – Моңарчы тарау яткан кәгазь тулы. Р.Гаташ 2) Аерым-аерым булып, бергә тупланмыйча; бөтенлексез. Хәтта, беркөнне мәчеткә кергәч, халыкларның тарау утыруларын күреп, бергә җыелышып утырулары хакында тәнбиһ ясаган иде. Р.Фәхретдин. Талдым йөзеп. Хәл алыймчы, Комың булып, һәр күзәнәк ятсын тарау. Л.Зөлкарнәй |