ТАРА’У I ф. 1) Чәч, сүс, ял кебек күп җепселләрдән торган нәрсәләрнең бөртекләрен аралап, буйга салу. Альбомның беренче битләрендә чәчен турыдан ачып тарап үргән авыл кызчыгы күзләрен терәп карап тора. Г.Әпсәләмов

2) Салам, печән һ.б.ш. җирдә сибелеп яткан нәрсәләрне тырма белән җыю; өемнәрнең өстен тырма, сәнәк белән тырмалау. Саламны тарап тигезләү

3) Махсус асралган хайваннарның мамыгын, йонын алу өчен, тарак белән кат-кат йөртү. Аның әтисе, барлык туган-тумачалары белән, ангор кәҗәләре асрыйлар икән, шуның мамыгын тарыйлар да шәл бәйлиләр, ди. З.Мурсиев

4) иск. диал. Җир өстен тигезләү, тырмалау. Турысын гына әйткәндә, ил талап авызга кергән хәлвәдән җир тарап авызга кергән икмәк татлырак, дигәннәр борынгылар. А.Гыйләҗев

Тарап алу Тиз генә тарау; бер тапкыр тарау. Хәзер, Хәмдия җиңгәчәй, чәчемне генә тарап алыйм. Ә.Еники. Егет, мыекларын да тарап алгач, башын бераз күтәрә төшеп атлап китте. Р.Мөхәммәдиев

Тарап бетерү Яхшылап, кирәк кадәренчә тарау. Ул чәчен тарап бетерүгә, барысы да тагын хәрәкәткә килделәр. Ә.Еники

Тарап җибәрү к. тарап кую. Чәчне шагыйрьләрчә озын итеп үстереп, артка тарап җибәргән. В.Нуруллин

Тарап кую Алдан ук тарау; тиз генә тарау; гомумән таралган хәлгә китерү. Әнисе кызына чишенергә булышты, тузгыган чәчләрен тарап куйды, кочагына алып, аның көзге салкыннан алсулана башлаган бит очыннан үбеп алды. Г.Гыйльманов

Тарап тору Даими яки әледән-әле тарау; әле, хәзер тарау. Үзе бер карыш, сакалы биш карыш, үзе сәкедә ята, сакалының очын киштәгә элгән дә, аны патша кызлары алтын тарак белән тарап торалар, ди. Әкият. Бераз хәйран калып, таңга карап тор, Таң җилендә чәчләреңне тарап тор, Таң җилләре моң-зарыңны таратыр... Р.Вәлиев

Тарап чыгу Барысын да тарау, тулысынча тарау. Миңзай җире бер башыннан икенче башына кадәр бик тигез итеп, пөхтәләп, тарак белән тарап чыкканга охшый иде. Г.Бәширов

Тарый башлау Тарарга тотыну. Юматша, чишенеп, көзге алдына килде дә күпереп торган куе кара чәчен тарый башлады. Г.Әпсәләмов

Тарый тору Әлегә тарау. Ай-һай куе булды синең тарагың, Хисләремне кабат-кабат тарадың. Тарый торгач, җанда хис тә калмаган. Г.Мөхәммәтшин

Тарый төшү Тагын да бераз тарау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә