ТАРАТУ I ф. 1) Төркем, җыен, өер һ.б.ш.ны бүлгәләү, төрле якка җибәрү, таралырга мәҗбүр итү; куу. Һәр төркемне алдан билгеләнгән вагоннарга тараттылар. Ф.Хуҗин. Көймәләрне сакларга китерелгән гаскәр башлыклары да, Сөембикәне озата китерүчеләр дә халыкны таратырга кирәклеген әйттеләр. Р.Батулла

2) Нәрсәләрнең дә булса төрлесен төрле җирдә калдыру, ташлау. Анакайлар! Ә сез газиз балаларыгызны дөнья буйлап чәчеп, таратып йөрмәгез. Г.Гыйльманов

3) Төтен, тузан, газ, пар, болыт һ.б.ш.ны һава киңлегенә, фәзага җәелдерү. Егерме сигезенче июнь, безнең өчен атап диярсең, болытларын таратып, юмарт кояш нурларын сипте. Ф.Хуҗин. Фу, Илфир, әллә син инде бөтен җиргә одеколон исе тараткансың. Р.Сәгъди

4) Бер урында, бер савытта яки бер өем булып яткан нәрсәләрне чәчү, сибү, җәеп салу. Әүвәлге көннәрдә җыелган юеш күбәләрне дә яңадан таратып киптерделәр һәм шул ук кибәннәр янына китереп аудардылар. М.Галәү. Түбән басуга ашлама таратканда, арбадан да җайлы нәрсә юк, бакча эшендә, ферма тирәсендә дә кирәк ул. А.Тимергалин

5) Төрле җиргә, төрле уңайга сибелдерү, таркалдыру; төрле якка сибү. Иңбашына ялкындай сибелгән чәчләрен таратып, урман юлыннан бер кыз килә. Т.Гарипова. Ай Якты күл аша үзенең нурларын алтын сукмак итеп таратты. А.Алиш

6) Бүлеп бирү, өләшү. Галимә өстәлгә тагын бер зур савыт куя, вак тәлинкәләр тарата. А.Алиш. Ярдәмче хуҗалык эшчеләренә берәр пот солы таратырга иде исәп. З.Мурсиев

7) Күп кешегә оешкан рәвештә күпләп бирү, киң массаларга җиткерү (прокламация, листовка, газета, китап һ.б.ш. тур.). Фәнни китапларны туплап, шәкертләребезгә таратырга кирәк! М.Акъегетзадә. Мин ул биргән өндәмәләрнең беразын тараттым инде. Р.Габделхакова

8) Тәртипсез хәлгә китерү. Бөтен алачыкны таратып, туздырып ташлады. Г.Гыйльманов

9) Төрелгәнне сүтү, чишү, ачу. Ул, баланы таратып, бар җирен карап чыкты: сау-сәламәт бала. З.Кадыйрова

10) Җәю, киң итеп кую. Югарыга омтылып түгел, киңәеп, мул ботакларын як-якка таратып, киң «итәкләрен» җиргә кадәр тидереп үскәннәр. М.Хәсәнов

11) Матди байлыкны (акча һ.б.ш.) туздыру, мал-мөлкәтне өләшү. Завод милкен арлы-бирле тарату

12) Эшчәнлектән, гамәлдән чыгару, яшәүдән туктату (гаилә, оешма, берләшмә һ.б. тур.). Колхозын да, фермасын да таратып өлгергәннәр. З.Мурсиев. Ни күрсәк тә, бергә күрербез дип, гаиләмне таратмадым. Р.Хәбибуллина

13) Йогышлы авыруны күпләп башкаларга йоктыру. Ул холера авыруын да, крестьяннарга ачу итеп алпавытлар тараткан икән, дип тә сөйлиләр. М.Гали. Иген каракларын, мал бурларын алдан сизә, яман чирләр тараткан тычканнарны тота торган мияубикәләр, йортбасар дошманнарны якын җибәрми торган маэмайлар исән. А.Хәлим

14) махс. Тәэсир көчен тагын да киңәйтү (радиация, электромагнит дулкыннар, нурланыш тур.). Имеш, ул радиация тарата, имеш, әллә нинди авырулар китереп чыгара икән. А.Гыймадиев. Алар чагыштырмача көчле, тәртипсез радиодулкыннар таратып, тирә-якларындагы күзәнәкләрнең үзара бәйләнешен өзү сәләтенә ия булалар. З.Мифтахов

15) Күпләргә илтеп җиткерү, ирештерү (хәбәр, фикер, идея, җыр һ.б.ш. тур.). Вәли бай һәр җирдә, мин болай, мин тегеләй эшләдем дип, мактанып йөри, фикер тарата. Г.Нигъмәти. Авылдашларга уйнап күрсәтеп, бөтен халыкка таратырга иде ак колын көен! М.Хуҗин

16) күч. Төрле авыр хис, кичереш, кайгы-хәсрәт, сагышны юкка чыгару. Бакча үзенең матурлыгы, шаулап, гөрләп торуы белән минем бу авыр тойгыларымны таратыр төсле иде. Ф.Әмирхан. Нәкъ кирәктә, давыл булып килеп, Шикләремне куып тараттың. Ф.Зыятдинова

17) күч. Күпләп җәелдерү, көчен арттырганнан-арттыру. Менә шушы ике мәзһәб бер динле халык арасында дошманлык тараткан. Р.Батулла

Тарата бару Бер-бер артлы тарату. Модельнең башы эченә урнаштырылган беренчел рух аның хисләрен башка рухларга җиткереп, бөтен планетага тарата барды. З.Мифтахов

Тарата башлау Таратырга тотыну. Әгъдәснең – моңлы баланың – сагыш-моңнарын гармун телләре тирә-юньгә тарата башлый. Р.Кәрами. Әрҗәле машинага төялеп, яңадан клубка кайтып төшүгә үк, студентларны өйләргә тарата башладылар. Х.Ширмән

Тарата тору Даими тарату; әлегә тарату. Ә чүп мәсьәләсенә килгәндә, аны кош-корт көн саен тарата торды, шуның нәтиҗәсе буларак, Фәррах белән Хәлимә бер-берсенә яу булып ташландылар. Ф.Садриев

Тарата төшү Бераз тарату. Мәндәй Ибаны, аксыл чәчле, кызыл йөзле, үшән генә кеше, пыр-пыр очкан чыпчыкларны учын шапылдатып куа-куа йөрде дә сырлы себерке белән җирне арулап, җиргә җәелгән айбагырларны тарата төште. А.Гыйләҗев

Таратып алу Кыска вакыт эчендә тарату. Азрак кан таратып алдыгыз, җитеп торыр! В.Нуруллин

Таратып ату Тиз генә тарату. Иске капканы да бүтәннәр кебек сүтеп, таратып атмады. Р.Газиз

Таратып бетерү Бик нык тарату; теләсә кая беткәнче тарату. Карт һәвәскәр альбомнарын кайсын кая таратып бетергән икән. А.Тимергалин. Кулындагы таратып бетермәгән акчаларга карап торды да, икегә бүлеп, яртысын Рәхмәтулла агайга, калганын Гарифулла абыйга бирде. Ф.Яхин

Таратып җибәрү Кинәт тарату; бераз тарату. Шагыйрь өстәлдәге бер уч акчаны таратып җибәрде, акчаларның берничәсе идәнгә очып төште. Р.Батулла. Кыз, --- башын артка чөебрәк чәчләрен таратып җибәргәч, тагы да чибәрләнеп киткән. З.Мурсиев

Таратып ташлау Көтмәгәндә тарату. – Юк, монда бу кадәр печәнне таратып ташлау ярамас, – диде Минедтин карт. Ф.Яруллин. Хәлимә капкадан атлауга, таратып ташланган чүп өемен, юып куелган шампан шешәләрен күргәч, барысын да аңлады. Ф.Садриев

Таратып тору Әледән-әле яисә берөзлексез тарату; әле, хәзер тарату. Шуларны килгән бер кешегә сүзсез генә таратып тора. Н.Кәримова

Таратып чыгу Барысын да тарату; һәммәсенә тарату. Шушы өч алманы әтиеңә дә, миңа да, үзеңә дә берәр-берәр итеп таратып чык, кәрҗиндә дә берәү калсын!.. Ф.Яхин. Тирләп-пешеп икешәр рәт чыккач, бераз хәл алдылар да, артларыннан тау кебек өелеп калган тезмәләрне таратып чыктылар. А.Хәйртдинова

Таратып яту сөйл. к. таратып тору. Юкса председатель башың белән малайларыңны шәһәргә таратып ятасың дип, авызыңны ачтырмаслар. Ф.Яруллин. Нишләп медсанбат марлялар, бинтлар, дарулар таратып ятсын ди инде. З.Зәйнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә