ТАРАНУ ф. кайт. юн. 1) Үзеңнең чәчеңне тарау, рәтләү, төзәтү. --- шунда ук өй түрендәге тәрәзәләрнең берсе ачылды, һәм аннан хуҗаның тузгыган башы күренде, ул күршесен таныды булса кирәк, тавыш-тынсыз гына яңадан бүлмә караңгылыгына чумды һәм берничә минуттан киенеп, таранып дигәндәй чыгып та басты. Р.Мирхәйдәров 2) Үз чәчеңне төрлечә тараган булып кылану, тараштыру. Шагыйрь чәчләр тарана-тарана керә дә әүвәл туташлар, аннан соң башкалар белән күрешеп чыга. Ф.Әмирхан 3) Салам, печән, тирес һ.б. өеме өстендә тибенү (тавыклар тур.). Бу капка тирәсендә көнозын тавыклар тирес тарана, каз-үрдәк, күркәләр йөри, тизәкләре белән бөтен ишегалдын пычратып, ду килеп бозаулар чабыша. М.Галәү Тарана башлау Таранырга тотыну Таранып алу Тиз генә тарану. Аннары ул икенче төрле уйлап бакты. Торыр, юынып-таранып алыр. Казан утлары Таранып кую Алдан ук тарану Таранып тору Әледән-әле яисә берөзлексез тарану; әле, хәзер тарану |