ТАРАНТАС и. Утырып йөрү өчен җайланган, артлы, сиртмәле җиңел арба. Товар белән тулган зур тарантас арба сыгыла-сыгыла килә. Г.Ибраһимов. Лапас астында тарантас һәм чөйләргә элеп куйган дирбияләр күренә. М.Галәү