ТАРАН I и. гр. 1) Ныгытма диварын яки капкаларын җимерү өчен, бер ягына тимер очлык кидертелгән бүрәнә; омбы (борынгы сугыш коралы). Тараннар үз эшләрен итәләр: капкалар чәрдәкләнә, диварлар селкенә. М.Хәбибуллин. Агач баскычларны, тараннарны алга чыгарыгыз! В.Имамов 2) Җир асты тирәнлегеннән су суырта торган җайланма. Урта Нырты авылында чишмә суын таран белән, ягъни суның төшү авырлыгы белән кудыруны механикалаштыруны сорыйлар сайлаучылар. Т.Нәҗмиев 3) Сугышта үз кораблеңнең, самолётыңның, танкыңның һ.б.ш. техниканың корпусы яки алгы ягы белән дошман транспортын бәреп юк итү алымы. Миноносец туп-туры көймә өстенә – таранга килә иде. Г.Әпсәләмов. Мәскәү янында барган каты сугышларда ук, таран ясап, бер немец самолётын бәреп төшерә [очучы]. С.Поварисов 4) күч. Ызгыш-сугышта хәлиткеч адым буларак йөзгә-йөз килү, төртү. Таранга бара Нурида апа. --- Мәтә Гарәфенә таба томырыла да күкрәгенә ике кулы белән төртеп җиффәрә. Р.Газиз |