ТАРАЛЫШУ ф. урт. юн. к. таралуI. Хәерлегә юрап, кешеләр өйләренә таралышып та өлгермәделәр, еракта, Идел өстендә булса кирәк, һава шары күтәрелде… И.Гази. Малайлар, Рәүф биргән әмер-күрсәтмәләрне тыңлагач, кайсы кая таралыштылар. А.Тимергалин Таралыша башлау Таралышырга тотыну. Бала-чага, юеш үлән арасыннан талаша-талаша җыйган прәннекләр белән авызларын тутырып, учларына чикләвек тотып, таралыша башлады. М.Галәү. Подъезд ишегендә ялтыравыклы чәй кәгазенә төрелгән гөл савыты күренү белән, ишегалдында булган кешеләр бер-берләренә карашып алалар, аннары, кем кибеткә, кем үз өенә – кем кая таралыша башлый. Г.Гыйльманов Таралыша төшү Бераз таралышу. Бүлмәдәге халык, чак кына таралыша төшеп, аларга юл бирде. М.Хәсәнов Таралышып бетү Тәмам таралышу. Шулай кайсы кая китеп, таралышып беттеләр, аннары инде кабат очрашырга да туры килмәде... М.Галәү. Кайсы туры юлдан туп-туры өенә, кайсылары, өйгә кайтканчы, кайбер кыйшык тыкрыкларда тукталып үбешә-үбешә, ниһаять, яшьләр дә таралышып беттеләр. Ф.Хөсни |