ТАРАЛУ I ф. 1) Бер урыннан төрле якка китү. Биш министр да бүленеп, барысы да начар киемнәр киенеп, үзләре белән унар солдат алып таралдылар, ди, илнең төрле ягына ---. А.Алиш

2) Бер тирәдән төрле җирләргә күчеп китү. Авылда чакта төрле җиргә таралып яшәгән семьялар бер тирәгә җыйналдылар. Ш.Камал. – Чәчелеп, таралып гомер иткән карындашлар бер килеп очрашыр, табышыр, дип кем әйтә ала?! – дияр идем. Г.Гыйльманов

3) Төрле җиргә сибелгән булу, теләсә ничек, тәртипсез урнашу, төрле якка чәчелү. Җәймә өстендә таралып яткан бодайга, җәймә кырыендагы салам өстендә бик әллә ничек итеп кенә җәелеп утырган Әгъләмгә карый-карый --- озын мыегы өстеннән имән бармагын шудырып җибәрде. Г.Бәширов

4) Бөтенлеген югалту, таркалу. Шул ел җәй урталарында, каты давыл вакытында, боларның пристаньнары турысында гына бер зур сал тарала. М.Галәү. Өйнең инде бүрәнәләренә кадәр череп таралган

5) Җәелү, киңрәк, зуррак мәйданны биләп алу. Таралды тирә-якка язгы ташу. М.Гафури

6) Һавага, фәзага китеп юк булу, очып бетү (тузан, төтен тур.). Канатланып оча зур эшелон, Күксел төтен кала таралып. Ф.Кәрим. Һәм таралды болыт, күк йөзендә, Китек тәңкә булып, Ай калды. Р.Шәрипов

7) Һавага җәелү (ис, һава тур.). Өйгә яхшы чәй исе таралды. А.Шамов. Бөтен дөньяга сөт исе, сутлы үлән исе тарала. Ф.Җамалетдинова. Тәрәзә челтәрләрен тибрәндереп, иртәнге саф һава бүлмәгә таралды ---. Р.Хәбибуллина

8) Билгеле урынны тутырып яңгырау. Шуннан соң ук бүлмәгә калтыравыклы моңлы көй таралды. М.Әмирханов

9) Бөтен тәнне яки аерым әгъзаларны биләп алу. Самавыр куйсаң, самавырга юшкыны утырмый, җәйге кызуда урак урганда эчеп җибәрсәң, үзенең салкынлыгы бөтен тәнгә тарала ---. А.Алиш. Авызга әчкелтем баллы гаҗәеп татлы җиләк тәме таралды. Ф.Хуҗин

10) Ботаклану, тармаклану. Тамыр булып тирән җир астына Шахта урамнары тарала. Һ.Такташ

11) Кешедән кешегә күчеп яки мәгълүмат чаралары ярдәмендә күпләргә барып җитү, ирешү (хәбәр, яңалык һ.б.ш. тур.). Хәбәр таң атыр-атмас бөтен авылга таралып өлгерде. Г.Гобәй. Кырым башкисәрләре турындагы хәбәр сәмум җиле тизлеге белән далага таралды. М.Әмирханов

12) Күп кешегә күчү, йогу (эпидемия, кизү тур.). Бермәлне балалар йортында йогышлы тире авыруы – кырчын тарала. А.Тимергалин. Башта ящур кырды аларны, ул бәла үткән кебек булган иде, котыру чире таралды. З.Мурсиев

13) Киң кулланышка керү. Һәрхәлдә, төгәл мәгънәле терминның таралып, табигыйләшеп китүенә аңа булган ихтыяҗ ярдәм иткән. А.Тимергалин

14) Яшәүдән туктау (гаилә, оешма, берләшмә тур.). Таралачак ил ансыз. Р.Миңнуллин. Ләкин быел яз колхоз таралды, колхоз белән бергә ферма да таралды. Г.Гыйльманов

15) күч. Бик каты ару, йокы килү, исерү, ис тию сәбәпле тән йомшару, изрәү. Әпипә, изелеп, таралып, ишегалды уртасында утыра. Г.Бәширов. Алар эштән кайтканда, инде радионың кара тәлинкәсе шыгырдап арыган була, бала-чага күптән таралып ятып йокы сүтә ---. А.Тимергалин

16) күч. Җан тынычлыгын югалту, рухи төшенкелеккә бирелү. Яңа гына ишеткән хәбәрдән кинәт таралу

17) күч. Фикер, зиһен, аң томалану, аныклыгы, эзлеклелеге югалу. Чишмәнең каралган Көмештәй саф суы; Уйлары таралган, йөрәге ярсулы. М.Җәлил. Аю бабай инде картайган, зиһене дә таралган. А.Алиш

18) күч. Ниндидер сәбәпләр тәэсирендә төрле хис-кичерешләр юкка чыгу. Бар хәсрәтем тараладыр Иркәм килеп кочканда. Ф.Бурнаш. Киявемнең Мәскәүдә төпләнеп каласын әйткәч кенә, борчуларым таралды. М.Әмирханов

Таралып төшү 1) Кинәт югалып калу; тотнагын югалту. Әрнү дә, нәфрәт тә, үкенеч тә, үз хәле белән килешергә теләмәү ачысы да тупланган бу карашлардан Шакир үзен таралып төшкәндәй хис итте. М.Кәбиров; 2) Вафат булу. Күзсез, колаксыз калган шушы Миңзифа инәебез кичатна көнне мунча чабынган җирендә ләүкәдә таралган да төшкән, ягъни җаны тәненнән чыгып очкан. М.Кәрим

Тарала башлау Таралырга тотыну. --- авылда тиф хастасы, зәңгелә авыруы шикелле чирләр тарала башлады, үлүчеләр дә бар. М.Галәү. Күзләрне томалап алган томан акрын гына тарала башлады, бераздан ул бөтенләй юкка чыкты да, дөнья кабат үз хәленә кайтты. М.Кәбиров

Тарала тору Акрынлап таралу. Михаил Топтыгин турындагы күңелле истәлекләр демобилизацияләнгән матрослар белән илнең төрле почмакларына тарала торды. Н.Әхмәдиев. Шулай кешеләр тарала торды, Нурия кымшанмады. К.Кара

Тарала төшү Бераз таралу. Болытлар бераз тарала төшкән. Г.Әпсәләмов. Халык тарала төшкәч, безнең янга Әкълимә апа килде һәм, серле елмаеп, ат муенына чүпләмле сөлге бәйләде. М.Маликова

Таралып алу Тиз арада таралу; азга гына таралу. Шушы хәрәкәт кузгалганнан соң, әдәби җәмәгатьчелектә бер хәбәр таралып алды. М.Хуҗин. Аерым кешенең тискәре сыйфаты, йогышлы авыру шикелле, илгә таралып алган чаклар була... Ш.Галиев

Таралып бару Тарала башлау. Вера кибиткадан килеп чыкканда, балыкчылар, кичке ашны ашап, кайсы кая таралып бара иде. З.Мурсиев. Актлар залы таралып бара икән. Кәеф ничек?

Таралып бетү Тәмам таралу. Апрель числосы керү белән, мәдрәсәдәге бай шәкертләр таралып беттеләр. М.Гафури. Җирнең атмосферасы бушлыкка таралып бетәчәк, океан-диңгезләр кайнап, аларның суы пар булып космоска очачак, ә Җир шары, хәзерге Меркурий планетасы шикелле, тереклек итү өчен яраксыз эссе чүлгә әйләнеп калачак. А.Тимергалин

Таралып китү Кисәк таралу. Монысы өчен мин аеруча сөендем, хәтта Ишембаевның алтын тешен күргәч купкан ачуларым таралып китте. А.Тимергалин. Менә тәгәрмәчләре, кыса һәм тарткылары, арата һәм челтәрләре таралып китәр дә, ул җиргә леп итеп утырыр, дип белгәнлегем аркасында, шул тамашаның булуын көтеп карап торганым, узып киткәннәрендә озатып калганым бар. Ф.Яхин

Таралып кую Көтмәгәндә таралу. Әмма бер мәлне шәп гәүдәле бер негр җиңел генә салмак адымнар ясап яныбыздан узды да, «көймәбез» таралып куйды... Татарстан яшьләре

Таралып тору Даими яисә әледән-әле таралу; әле, хәзер таралу; вакытлыча таралу; әлегә таралу. Хәзергә таралып торыгыз, туганнар. Н.Фәттах. Аптыраш: ни сөйләсәң дә, әллә кемнәргә ишетелеп, сүз таралып тора. Ш.Галиев

Таралып яту сөйл. Даими таралу; әле, хәзер таралу. Олы юлга төшкәч, Гайнан тагын бер сөенеп куйды: күңелендә таралып яткан хисләрен, уй-фикерләрен тупларга, тәртипкә китерергә җай чыгачак бит... Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә