ТАРАЛДЫРУ ф. 1) йөкл. юн. к. таралу 2) Таралган, таркалган хәлгә китерү. Таралдырып тарыйсың ла таралган чәчләреңне. Җыр Таралдыра төшү Тагын берникадәр таралдыру Таралдырып җибәрү Иркенләп таралдыру. Гәүдәгезне таралдырып җибәрегез. Р.Рахман Таралдырып ташлау Көтмәгәндә таралдыру Таралдырып тору Даими яки әледән-әле таралдыру; әле, хәзер таралдыру |